Тормыш сынауларын кичкәндә...
Бүгенге көндә Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Гөлҗиһан апа Шәрәпова Мәсума апа белән Хәлиулла абыйның алты балалы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга аваз сала.
Гөлҗиһан апаның әтисе Хәлиулла агай Бөек Ватан сугышы ветераны, сугыштан имгәнеп кайта. Әтисе сугыштан кайткач Гөлҗиһан апа дөньяга килә, бу 1943 ел була. Куллары тыңлап бетермәсә дә Хәлиулла агай сугыштан кайтуга ук гаиләсен ач-ялангач итмәс өчен хезмәт итә башлый- җәен көтүен көтә, кышын Чокалы авылында урнашкан чүлмәк ясау заводында «охранник” вазифасын башкара. Әнисе Мәсума апа да әлеге чүлмәк заводында хезмәт куя.
- Юклыкта үстек. Мунчабыз юк иде, әти землянка казып мунча ясады, шунда юына идек. Ашарга ипи дә юк иде бит ул заманнарда,-дип искә ала балачагын Гөлҗиһан апа.
Иртәнге сәгатьләрдә үк кибеткә ипи алырга чиратка басуларын, ипинең бөтен кешегә дә җитмәвен, куп вакытлар буш кул белщн кире кайтулары турында сөйли ветеран. Кече яшьтән үк район үзәгендәге кибетләрнең идәннәрен юа башлый, шуның өчен сатучылар аңа бер буханка ипи алып калалар - гаиләгә ипи кайта.
Язмыш яшь кызны Татар Убие авылы егете белән кавыштыра. Танышулары очраклы гына була. Булачак тормыш иптәше ат җигеп район үзәгендәге хәрби комиссариатка килгән була, атын исә Гөлҗиһан апаларга калдыра. Шунда очрашып, танышалар яшьләр. Башлап арада хатлар йөри, соңрак өйләнешеп тә куялар. Мөбарәкша абыйның әтисе сугышта үлеп калган була. Яшь гаилә Татар Убие авылында яши башлый. Бер-бер артлы биш балалары дөньяга аваз сала. Гөлҗиһан апа яшелчә киптерү заводында хезмәт куя, җәен колхоз чөгендерен дә эшли, төрле эшләр дә башкара. 40 ел хезмәт стажы бар аның. Тормыш иптәше исә башлап яшелчә киптерү заводында кочегар булып эшли, соңрак колхозда шофер хезмәтен башкара.
Кайгыларны да күп күрергә туры килә Гөлҗиһан апага. Япь-яшь килеш уллары Ильмас үлә. 50 ел иңгә-иң куеп, бер-берсен ярты сүздән аңлап яшәгән тормыш иптәше дә, 12 ел элек, инфаркт кичерә һәм бакыйлыкка күченә.
- Картлык көнебездә хастаханәгә якынрак булыйк дип район үзәгенә күченгән, кечкенә генә йорт сатып алган идек. Без дигәнчә түгел шул - язмышлардан узмышлар юк,-дип көрсенә Гөлҗиһан апа.
Ялгыз диеп булмый аны. “Иске Чүпрәлегә килеп төпләнгән көннән үк күршем Резидә белән бик дуслашып киттек, шатлыкта да, кайгыда да без бергә. Тәмле әйберләр пешерсә дә кертә, мунча якса чакыра”, ди Гөлҗиһан апа. Балалары, оныклары да әни-әбиләре янына еш киләләр. Уллары Илсур, Марат һәм кызы Гөлира - Убида, тагын бер кызы Римма Яңа Чүпрәле авылында яши. Гөлҗиһан апаның 8 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар. Ветераннар советы, төрле иҗтимагый оешмалардан да хәлен белешеп торалар. Юбилее уңаеннан Россия Пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе начальнигы Дилүзә Азизова да аны котларга килгән. “Котлау открыткасы һәм бүләкләр тапшырды, бик күңелем булды,- ди ветеран. –Туган көнемә балалар суыткыч алганнар...,- дип шатлыгы белән дә бүлеште ул.
Бер генә минутын да бушка үткәрмәскә тырыша икән үзе - әрвахлар рухына догалар укый, тәһлил тарта. Телевизор карый, дөнья хәлләре белән дә таныша, төрле төстәге җепләрдән башмаклар бәйли, урындык өсте япкычлары да – уңган ветеран кул җимешләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев