Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Тормыш сынауларын кичкән Гөлҗиһан апа

Бүгенге көндә Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Гөлҗиһан апа Шәрәпова Мәсума апа белән Хәлиулла абыйның алты балалы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга аваз сала.

Гөлҗиһан апаның әтисе Хәлиулла агай Бөек Ватан сугышы ветераны, сугыштан имгәнеп кайта. Әтисе сугыштан кайткач Гөлҗиһан апа дөньяга килә, бу 1943 ел була. Куллары тыңлап бетермәсә дә Хәлиулла агай сугыштан кайтуга ук гаиләсен ач-ялангач итмәс өчен хезмәт итә башлый. Әлләни авыр эш башкаралмаса да, җәен көтүен көтә, кышын исә Чокалы авылында урнашкан чүлмәк ясау заводында охранник вазифасын башкара. Әнисе Мәсума апа да әлеге чүлмәк заводында хезмәт куя. Гөлҗиһан апага да мәктәптә әлләни укулар насыйп булмый, 4 сыйныфны гына тәмамлый ала ул.
- Бик юклыкта үстек инде. Мунчабыз юк иде, әтиебез землянка казып җир астында мунча ясады, шунда юына идек. Ашарына ипие генә дә җитәрлек түгел иде бит ул заманнарда,-дип искә ала балачак елларын Гөлҗиһан апа.
Иртәнге сәгатьләрдә үк кибеткә ипи алырга чиратка басуларын, ипинең бөтен кешегә дә җитмәвен, куп вакытлар иписез калулары турында сөйли хөрмәтле ветеран. Яшьли хезмәткә тартыла Гөлҗиһан апа. Кичен район үзәгендәге кибетләрнең идәннәрен юа башлый ул, идән юган өчен исә сатучылар аңа рәхмәт йөзеннән бер буханка ипи алып кала башлыйлар. Бик рәхмәтле була ул аларга, гаиләгә дә ипи кайта. Бер эштән дә баш тартмый Гөлҗиһан апа, хәленнән килгәнчә әти-әнисенә ярдәм итәргә тырыша. 
Язмыш яшь кызны Татар Убие авылы егете белән кавыштыра. Аларның танышулары да очраклы гына була. Булачак тормыш иптәше Татар Убие авылыннан район үзәгенә ат җигеп хәрби комиссариат бүлегенә килгән була, атын исә Гөлҗиһан апаларга калдыра. Шунда очрашып, танышалар яшьләр, башлап арада хатлар йөресә, соңрак өйләнешеп үк куялар алар. Мөбарәкша абыйның әтисе сугышта үлеп калган була. Яшь гаилә Татар Убие авылында яши башлый. Бер-бер артлы биш балалары дөньяга аваз сала. Гөлҗиһан апа яшелчә киптерү заводында хезмәт куя, җәен колхоз чөгендерен дә эшли, төрле эшләр дә башкара. 40 ел хезмәт стажы бар аның. Тормыш иптәше исә башлап яшелчә киптерү заводында кочегар булып эшли, соңрак исә колхозда озак еллар шофер хезмәтен башкара. Кайгыларны да күп күрергә туры килә Гөлҗиһан апага. Япь-яшь килеш уллары Илмас колхоз кырында трактор белән үсемлекләрне корткычларга каршы эшкәрткәндә агуланып үлә. Тормыш иптәше дә моннан 12 ел элек, инфаркт булып, үлеп китә. 50 ел иңгә-иң куеп, бер-берсен ярты сүздән аңлап яшиләр алар.
- Картлык көнебездә хастаханәгә якынрак булыйк дип, 2010 елда район үзәгенә күченгән, кечкенә генә йорт сатып алган идек. Кызганычка каршы, картым белән икәү биредә озак яшәп кала алмадык шул. 2011 елда ирем мине ялгызымны калдырып, якты дөнья белән хушлашты. Әмма язмышлардан узмышлар юк, без күрәчәкне беркем дә күрмәс,-ди Гөлҗиһан апа. 
Бүген Гөлҗиһан апа өендә ялгызы гына яшәсә дә, ул ялгыз түгел. Күршесе Резидә ханым Гөлҗиһан апаны ялгызын гына калдырмаска тырыша, бер-берсенә сукмакны йортлары аша гына салганнар алар. “Иске Чүпрәлегә килеп төпләнгән көннән үк күршем белән бик дуслашып киттек, шатлыкта да, кайгыда да без бергә. Тәмле әйберләр пешерсә дә, мунча якса да йөгертеп кенә мине  кереп чакырып чыга Резидә”, ди Гөлҗиһан апа.
Балалары, оныклары да әниләре һәм әбиләре янына кунакка еш киләләр икән. Уллары Илсур, Марат һәм кызы Гөлира Убида яшәсәләр, кызы Риммасы исә Яңа Чүпрәле авылында яши. 
- Риммам минем хәлемне көненә ничә мәртәбә килеп белеп китә. Өемә газ кергән булса да, су кермәгән шул. Кызым һәр көнне суларымны кертеп калдыра, ярдәм итеп тора. Менә юбилеем уңаеннан балаларым миңа суыткыч бүләк иттеләр әле. Аларга рәхмәттән башка сүзем юк,- ди хөрмәтле ветеран бүгенге көнгә шөкерана кылып.
Гөлҗиһан апа бер генә минутын да бушка үткәрмәскә тырыша, әрвахлар рухына догалар укый, тялил тарта. Телевизор карап, дөнья хәлләре белән дә танышып бара, буш вакытларында төрле төстәге җепләр белән аякка кию өчен җылы башмаклар бәйли, крючок белән урындык өстенә япкычларны да бик матур итеп ясап куя. “Җылы башмакларны килгән кунакларга, дусларыма, балаларыма бүләк итәргә яратам”, ди. 
Бүгенге көндә Гөлҗиһан апаның 8 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар. Бер оныгы исә бүгенге көндә армия хезмәтен үти.
- Илләр-көннәр генә тыныч булсын инде, без күргәннәрне балаларыма күрергә язмасын иде,-ди ветеран.
Январь аенда Гөлҗиһан апа үзенең 80 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне юбилярны Россия Пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе начальнигы Дилүзә Азизова котлады. Ул юбилярга котлау открыткасы, гөл-чәчәк һәм бүләкләр тапшырды, сәламәтлек, бәхет теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев