Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Татар Шатрашаны авылында яшәүче Хәлиуллова Нурлеҗиан 95 яшьлеген билгеләде

Бүгенге көне бәхетле

Әлеге күркәм дата һәм бәйрәм белән юбилярны район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлеге башлыгы Олег Албутов, авылдашлары котлады. Кунаклар Россия Президентының котлау хатын һәм район башлыгы бүләген тапшырдылар, изге теләкләрен җиткерделәр.

–Бер гасырга якын яшим инде мин. Ә шулай да яшәүдән туймыйм,- ди Нурлеҗиан Шаһвәли кызы. 1925 елның 29 ноябрендә Татар Шатрашаны авылында туа ул. Башлангыч мәктәпне үз авылында укый һәм  Түбән Чәке авылында дәвам итеп, 7 сыйныф белем алу бәхетенә ирешә. Ә аннан соң  сугыш башлана.

Дүрт баласын калдырып әтиләре сугышка китә һәм әйләнеп кайтмый. Әниләре, дүрт баласы белән берлектә көн-төн колхоз басуында эшли. Печән чабу, кыр эшләре, фермада терлекләр карау, кул машинасы белән ашлык суктыру – болар барысы да сугыш чоры балаларының җилкәсенә төшкән көндәлек хезмәтләр.

Нурлеҗиан апаны үзе кебек кызлар белән урман кисәргә дә җибәрәләр. Берничә ай Кайбыч районында урман кисүдә катнаша ул.  Аннан Апас районында окоп казыйлар. Лаеш районында тимер юл төзиләр.

Реклама

1943 елдан авыл советында салым җыючы булып эшли башлый Нурлеҗиһан апа. 

–Салымга хуҗалыкта ни бар, шуны җыйдык. Ул  елларда халыкның үзәгенә үткәне заем булды. Нужаны күп күрдек, ачлыгы да булды. Яшәргә тырыштык,- ди тыл хезмәтчәне.

1944 елда тормышка чыгып,  7 бала тудыра. Әмма ике баласы бик яшьли үлеп китә. Соңгы вакытта тагын бер баласын югалту хәсрәтен кичергән ана.

Ә бүгенгесе белән бәхетле ул. Туган авылында, туган туфрагында улы Иршат һәм килене Миңҗиан тәрбиясендә яши. 9 онык һәм 11 оныкчыгының уңышларына куана, алар белән горурлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X