Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Татар Шатрашаны авылында яшәүче Гөлсәйран Хөсәен кызы Мәхмүтова 90 яшьлеген билгеләп үтте

Гомере хезмәттә үткән Гөлсайран апаның

Бу истәлекле көнне Гөлсәйран Хөсәен кызын юбилее уңаеннан район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Түбән Чәке авыл җирлеге башлыгы Артем Солдатов һәм Татар Шатрашаны авыл мәдәният йорты мөдире Рәмзия Таҗетдинова котладылар.

Кунаклар Гөлсәйран апаның хезмәт сөючәнлек, зирәклек һәм сабырлык үрнәге, аның хезмәтләре бәяләп бетергесез булуын билгеләп үттеләр, юбилярга ныклы сәламәтлек, иминлек, озын һәм бәхетле гомер теләделәр, район башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлау хаты, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар.

— Туксан ел — ул бер гасыр диярлек. 90 еллык гомерендә әниебезгә дә төрлесен күрергә туры килгән, тормыш юлында аңа кыенлыклар да очраган, шатлыклар һәм күңелле мизгелләр дә... Өебез янып киткәч яңа йорт та өлгерткәннәр алар әти белән, бүген дә әле әниебез барыбыз өчен дә үрнәк булып тора, — дип котлауларга кушылдылар Гөлсәйран апаның балалары.

Гөлсәйран апа ишле гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килгән, гомере буе туган авылы үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе ул. 1952 елда Абдулла Мөбин улына кияүгә чыга, тормыш иптәше белән 7 бала: 6 ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Абдулла абый бик тырыш кеше була: тиредән туннар, бүрекләр, җиңел аяк киемнәре тегү белән шөгыльләнә.

— Элек бит безнең яшь чакларда бүгенге яшьләр кебек очрашып йөрү юк иде. Мин булачак тормыш иптәшемне өйләнгәнче бер тапкыр да күргәнем булмады. Аңа кияүгә чыкканыма беркайчан да үкенмәдем, бер-беребезгә кирәк булып, бер-беребезне хөрмәт итеп, бик әйбәт яшәдек. Балаларыбыз да йөзебезгә кызыллык китермәделәр,-ди үткәннәрне күңелендә яңартып Гөлсәйран апа.

Гөлсәйран апа бүген улы Илһам, килене Рәмзия һәм оныгы Илназ белән туган йортында яши. Тормыш иптәше Абдулла абыйга гына бу көннәрне күрергә язмаган, моннан 15 еллап элек ул вафат булган.

Хөрмәтле ветеранның 14 оныгы, 13 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының баласы бар. Гаилә җылысы, туганнарының, оныкларының, оныкчыкларының, гомумән, якыннарының һәм күршеләренең яратуы аңа яшәргә һәм тормышның һәр мизгеленә сөенергә көч бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев