Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Татар Бизнәсе авылында яшәүче Шәмсеруй апа Садееваны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Татар Бизнәсе авылында  яшәүче Шәмсеруй Садееваны балачагында һәм яшьлегендә язмыш иркәләп тормаган.

Түбән Каракитә авылында туып, үсә ул. Гомеренең күп өлеше дә шунда уза. Әтисе вафат булгач, әниләре янә тормышка чыга аларның. Үксез балачак турында Шәмсеруй  апа уфтанып кына искә ала. Әмма язмышның ачы сынауларына бирешми үзендә яшәргә көч таба.

Сугыштан инвалид булып кайткан Муса белән гаилә корып, балалар үстерә. Язмышның ачы җиле бала хәсрәте белән дә сыный ананы.  Алты баласының  берсе  инвалид булып туа. Төпчегенә 12 яшь  булганда тормыш иптәше дә бакыйлыкка күченә. Балаларын ач-ялангач итмәс өчен көн дими, төн дими хезмәт куя ул.  Авыру улын  да  59 яшенә кадәр тәрбияләп, соңгы юлга озата Шәмсеруй апа.  

Хәзерге вакытта кызы Әлфиясе тәрбиясендә яши. Әбинең картлыгы бик бәхетле: балалары, 17 оныгы, 27 оныкчыгы, 3 оныкчыгының балаларының  игелегенә, тол ветераны буларак төзелгән өендә сөенеп гомер кичерә.

Реклама

Шәмсеруй апа җор телле, ачык күңелле. Әле үткән ел гына 89 яшендә Мәскәүдә яшәүче кызы янында кунак булып кайткан.

Ә бүген исә аңа  90 яшь тулды. Күркәм  юбилее белән район башкарма комитеты урынбасары Илмир Измайлов һәм авыл җирлеге башлыгы Рәфикъ  Җамалетдинов тәбрикләп, Россия Президенты Путинның Котлавын һәм район башлыгыгың бүләген  тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев