Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Татар Бизнәсеннән Шәмсеруй Миннебай кызы Садеева — тыл ветераны

Картлыгы бик бәхетле

Әле кайчан гына Шәмсеруй апаның 90 яше белән котлаган идек, кай арада вакыт узган диген, авыл өлкәненең 95 яше дә килеп җиткән...

Түбән Каракитә авылында туып- үсә ул. Гомеренең күп өлеше дә шунда уза. Әтисе вафат булгач, әниләре башка кешегә кияүгә чыга. Шәмсеруй исә язмышның ачы сынауларына бирешми.

Бөек Ватан сугышыннан инвалид булып кайткан Муса белән гаилә корып, 10 бала үстерә. Әмма язмыш аны бала хәсрәте белән дә сыный. Аларның дүртесен бик яшьли җирли әни кеше. Улы Җәмил исә инвалид булып туа. 

Төпчек кызы Әлфиясенә 12 яшь булганда тормыш иптәше дә бакыйлыкка күченә. Балаларын ач-ялангач итмәс өчен даими хезмәт куя ул. Авыру улын да 59 яшенә кадәр тәрбияләп, соңгы юлга озата. 

Хәзерге вакытта хөрмәтле әни кызы Әлфиясе тәрбиясендә, Татар Бизнәсендә, яши. Әбинең картлыгы бик бәхетле: балалары, 18 оныгы, 36 оныкчыгы, 6 оныкчыгының баласы бар. Алар игелегендә, тол калган ветеран өчен төзелгән өендә, сөенеп гомер кичерә ул. Каракитәсен дә сагынып искә ала.

Күркәм юбилее белән район башкарма комитеты урынбасары Айрат Җәлалов һәм авыл җирлеге башлыгы Рәфикъ Җамалетдинов тәбрикләп, Россия Президенты Путинның Котлавын һәм район башлыгыгың бүләген тапшырдылар аңа, изге теләкләр җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев