Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Сокланырлык кешеләр

Яңа Ишле авылында гомер кичерүче Алимовлар да нәкъ шундый – соклангыч пар.

Тату гомер кичереп, өлкәнәйгәч тә бер-берсенең күзенә генә карап торучы, һәр эшне киңәшләшеп башкаручы парлардан илаһи нур бөркелеп тора. Яңа Ишле авылында гомер кичерүче Алимовлар да нәкъ шундый – соклангыч пар.

Алар нәкъ җырдагыча: “Икесе дә шушы авылдан, шушы туфрактан”. Яшәү еллары, хезмәт юллары да шушы җирлек белән бәйле рәвештә үткән.

Җиһангәрәй Каюм улы  гомер буе җаваплы хезмәтләрне башкарган. Ул “Алга” колхозында баш бухгалтер булып эшли, авыл советы рәисе кебек  авыр һәм бик җаваплы эшләрне «тарта». Кайда гына булмасын, авыл халкы, коллектив белән тиз уртак тел таба, җитәкчеләреннән мактау сүзләре белән бергә төрле грамоталар һәм бүләкләр ала. Шундый хөрмәтле хезмәт юлы үткән авылның хөрмәтле кешесе бүген лаеклы ялда. Әмма тик тормый,  халкыбызны дини-әхлакый юнәлештә тәрбияләү өлкәсендә тырышлык куя, соңгы елларда авылда имам вазифасын башкара.

Пар канаты Хабирә Абдулхак кызы да гомерен кешеләр сәламәтлеге сагында үткәрә, авылдашларына медицина хезмәте күрсәтә. Җитәкчеләрдән алган бүләкләренең дә иң кадерлесе – Минтимер Шәймиевның Рәхмәт Хаты. Бүген исә Хабирә апа – кадерле тормыш иптәше, сөекле әни, яраткан әби.

Реклама

Алимовлар гаиләсендә җиде бала: ике ул һәм биш кыз дөньяга аваз сала. Күңел җылысын, йөрәк дәртен, кайнарлыгын балаларына тулаем бирәләр алар. Шуңадыр мәхәббәт җимешләренең барысы да тәүфыйклы, тәрбияле булып үсә. Алар тырышлык, гадилек, тыйнаклыкны әти-әниләреннән кабул итеп ала.

Балалары корган  гаилә дә кешене сокландырырлык. Бүген  нәсел дәвамчылары – сигез онык һәм ике оныкчыклары уңышлары белән шатландыра. Менә шулай, бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп, гореф-гадәтләрне, бәйрәмнәрне кадерләп, 60 ел бергә яшиләр Алимовлар.

–Авыл тормышы бервакытта да җиңел булмады, без зарланмадык. Һәр эштән тәм табып, тормышның кадерен белеп яшәргә тырыштык. Эшне дә ирләр эше, хатыннар эше дип аермадык. Бүрәнәнең авырын да, җиңелен дә бергә күтәргән кебек, тормыш йөген дә икәүләп тартсаң, тату яшәп, гаиләне саклап калып булачак. Бу урында күбрәк хатын-кызның сабырлыгы зур роль уйный. Сабыр булган кеше генә теләгенә дә ирешә, тормышы да матур була,- ди Хабирә апа гаилә серләре белән уртаклашып.

Вакыт тапканда Җиһангәрәй абый гармун уйный, ә Хабирә апа аңа кушылып җыр суза.  Алимовларның шулай тормышка булган мәхәббәтләренә, һәр таңны сөенеп каршы алуларына, һәрчак хәрәкәттә булуларына, еллар үтсә дә бер-берләренә һаман җылы итеп дәшүләренә сокланмый мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X