Сиринә — алдынгы сыер савучы
Сиринә белән танышу өчен «Цильна» җәмгыятенә юл тоттык...
Өч балалы гаиләдә иң өлкәне булып дөньяга килгән Сиринә. Олы бала булганлыктан, әти-әнисенең төп булышчысы булган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, авылдагы тегү цехында эшләгән. Кияүгә чыкканнан соң, тормыш иптәше белән, Ульяновск өлкәсенең Тимерчән авылына күченгәннәр.
Кызганычка каршы, тормыш иптәше хатынын өч баласы белән ялгыз калдырып, инфаркттан үлеп китә. Тол калган хатын авылга кайтып төпләнә. Кече яшьтән хезмәт белән чыныгып үскән ханым колхозга, фермага эшкә килә. Озак еллардан бирле «Цильна» җәмгыятендә хезмәт куя, сыер савучы булып эшли. Сиринә Мохитова?? «Иң яхшы сыер савучы» исемен дә беренче тапкыр гына яуламый. Үз хуҗалыгында да мал-туар тота ул.
Уңган хуҗабикә өйдә дә өлгерә, фермада да сынатмый. Сиринәгә беркетелгән группада 60 сыер бар.
— Эшемне, сөтлебикәләремне яратам. Җитәкчебез, коллективыбыз яхшы, һәр кеше бер-берсенә ярдәм итәргә генә тора. Хезмәт хакын вакытында биреп баралар, аена хәтта ике мәртәбә алабыз,-ди Сиринә хезмәте белән горурланып.
Эш дәверендә буаз таналарны туплап, аларны бозаулатып, саварга өйрәтергә күп тапкырлар туры килә.
Бүген сөт саву процессы, элек еллардан аермалы буларак, тулысынча механикалаштырылган. Шуңа карамастан да сыер саву — авыр хезмәт булып кала. Ул хатын-кыздан сабырлык, күп көч сорый. Монда сөт мал-туары белән аралаша белергә, һәрберсенә аерым мөнәсәбәттә була белергә дә кирәк.
«Һәр сыерның үз холкы бар», ди уңган сыер савучы.
Сиринә ханымның тырыш хезмәте төрле елларда Мактау Грамоталары, бүләкләр белән бәяләнә. Уңган сыер савучыны ел саен диярлек Сабантуй мәйданына чакырып та, алдынгылар слетында да бүләклиләр. Агымдагы елда үткән алдынгылар слетында ул катнашып, бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев