Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Сингх Раджеш Кумар: «Карны беренче тапкыр күрдем»

Сингх Раджеш Кумар – Һиндстаннан. Ул травматолог-ортопед булып эшли. Пациентлары аңа Раджа дип эндәшә һәм күпләр аңа рәхмәтле.

Ул күп кенә авыл кешеләрен аякка бастырып кына калмый, ярдәм күрсәтергә кирәк булган вакытларда, юл-транспорт һәлакәтләре урынына беренчеләрдән булып килеп җитә һәм ашыгыч ярдәм күрсәтә дә башлый, шулай итеп ул коткаручы хезмәтен дә башкара. Район үзәк хастаханәсенә аяк баскан көннән үк аның турындагы дан тирә-якка таралды һәм хәзер дәвалауга аңа күрше районнардан да, хәтта Ульяновск өлкәсеннән дә киләләр. Ул катлаулы операцияләрне дә ясый. Хәзер районнан катлаулы операция кирәк булган авыруларны электәгечә Казан шәһәренә җибәрмиләр, хастаханәнең үз травматолог-ортопеды бар.

Раджеш Кумар хөрмәтле табиб. Ул көн саен район хастаханәсендә пациентлар кабул итә, биредә аның ни өчен русча сөйләвенә берәү дә гаҗәпләнми, әмма татарча да, чуашча да өлешчә, үзенә кирәген  аңлый.

Раджеш Кумар Һиндстанның Ара шәһәрендә табиблар гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә өч бала тәрбияләнә алар.

Раджеш үзе әйтүенчә, ул көн саен туганнары белән элемтәдә, ерак Һиндстанда әнисе (әтисе, кызганычка каршы, вафат булган), абыйсы һәм сеңлесе яши. Россиягә Раджеш Кумар туксанынчы еллар башында медицина өлкәсендә уку өчен килә, аннан соң биредә төпләнеп кала. Коронавирус авыруы башланганчы ул елына бер тапкыр ял алып, Һиндстанга кайтып килә торган булган. Аннан соң ковид авыруы белән бәйле рәвештә чит илләргә очарга ярамый башлый, соңгы вакытларда исә билетлар да нык кыйммәтләнеп китә, шуңа да әлегә бердәнбер күрешү урыны - видеоэлемтә аша сөйләшү генә.

- Әти миңа башка бер илгә барып укырга киңәш иткән иде, әмма мин кече яшьтән үк Россиягә барып уку турында хыялландым. Яшьтән үк мин Россия турында күп укыдым, аның географиясе, халкы, климаты турында да шактый ук хәбәрдар идем. Пушкинны да яхшы белә идем, мин аның инглиз теленә тәрҗемә ителгән әсәрләрен күп укыдым, аның әкиятләре миңа бик ошый иде. Шуңа да әтиемә мин бары тик Россиягә генә барачакмын дип кистереп әйттем, минем теләгемә алар каршы килмәделәр, самолетка билет алып биреп, озатып калдылар. Бары тик русча белмисең, авыр булыр инде дип кенә әйттеләр. Әмма мине авырлыклар куркытмады. Бер авыз сүз русча белмәгән килеш мин Мәскәү шәһәрендәге аэропортка килеп төштем. Юлымда очраган кешеләр бик ярдәмчел булдылар,-ди Раджеш Кумар Россиягә беренче аяк баскан көннәрен хәтерендә яңартып.

Соңрак исә ул Чабаксар шәһәрендәге медицина институтына укырга керә, ә аңа кадәр курсларда рус телен үзләштерә. Казан шәһәрендәге медицина университетында ординатура үтә. Башлап Чабаксар шәһәрендәге хастаханәләрнең берсендә эшли. Шәһәр хастаханәсендә дә талантлы табибның даны еракларга тарала. Әмма күңеле һаман нигәдер омтылган табиб, Чабаксар шәһәре белән генә чикләнмичә, Ульян каласына юл ала. Юлда шофер Чүпрәлегә кереп чыгарга эше барлыгын әйткәч, Раджеш үзен район хастаханәсенә кертеп калдыруны сорый. Язмыш шаяртуымы, әллә туганда маңгаена язылганмы - Чүпрәледә төпләнеп тә кала ул.

Россиягә аяк баскан көннәрдәге беренче кыенлыклар тормышта югалып калмаска өйрәткән була инде Һиндстан егетен.

- Мин Россиянең табигатен дә, халкын да үз иттем, хәтта салкын кышларын да яраттым. Шуңа да элеккеге тормышымда мин бу җирләрдә яшәгәнмендер дип уйлыйм,-дип шаярта Раджеш үзе.

- Кире Һиндстанга кайту турында уйлаганым да булмады, уйламыйм да. Биредә минем өем, гаиләм, хатыным, балаларым, яраткан эшем. Минем бөтен тормышым Россия белән бәйле, -ди ул.

Раджеш сөйләвенчә, Һиндстанда төрле дин тоталар, алар арасында мөселман, христиан, буддист динен тотучылар да бар. Раджеш үзен мөселман дип саный.

- Һиндстанда, мондагы кебек үк, мәчетләр дә бар. Нинди динне тотсаң да, Аллаһ Тәгалә бер дип уйлыйм. Барлык бәйрәмнәрне, православие һәм мөселман бәйрәмнәренә хөрмәтем зур – аларны бердәй бәйрәм дә итәбез,- ди табиб. Бу урында аның тормыш иптәшенең чуваш милләтеннән булуын да әйтергә кирәктер.

Раджеш, Һиндстаннан аермалы буларак, Россиядә ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында тигез хокуклылыкка хөрмәт белән каравын да ассызыклады. Һиндстанда исә хатын-кызларның хокуклары чикләнгән икән. Алар әти-әниләре теләгенә каршы килә алмыйлар, булачак ирләрен дә әти-әнисе сайлый, ди.

Үзе белән бергә Раджеш безнең район спортына яңа уен – бадминтон уенын да алып килде. Табиб әйтүенчә, бадминтон - иң борынгы спорт төре, аның ватаны булып та Һиндстан тора, 1992 елдан башлап җәйге Олимпия уеннары программасына да кертелгән ул. Раджеш ярдәмендә Иске Чүпрәле авылында бадминтон федерациясе барлыкка килде. Районда хәзер бадминтонны яше дә, карты да уйный. Раджешның балалары да әлеге уенны үз итә.

Раджеш бадминтон уены буенча тренер вазифасын да башкара. Тәҗрибәле тренер кул астында районда, республика күләмендә җиңү яулаган бадминтончы чемпионнар үсеп чыкты. Раджеш Кумар үзе дә еш кына республика, Россия күләмендә үткән ярышларда катнаша һәм җиңүләр яулый. Аның төрле җиңүләрдә яулаган Дипломнарының, Грамоталарының һәм кубокларының исәбе-хисабы юк. Алар арасында исә һөнәри осталыгы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы, район башлыгы, район хастаханәсе тарафыннан бирелгән Грамоталары, Рәхмәт Хатлары да бихисап.

Бүгенге көндә хөрмәтле табибның ике никахтан биш баласы бар. Беренче никахтан туган кызлары Алиса һәм Сони Чабаксар шәһәрендә, олы кызы медицина институтын тәмамлаган, табибә, гаиләле, инде әтисен онык белән дә куандырган. Икенче кызы да медицина юлын сайлаган. Икенче никахтан туган балалары Тимур һәм Сунита район үзәгендәге лицейда белем алалар, кече улы Әмиргә 2 яшь тә 8 ай.

- Минем ике гражданлыгым бар, Һиндстанда туганмын, Татарстанда яшим. Минем уйлавымча, Ватан – ул кешенең яраткан эше һәм яраткан гаиләсе, аңа рәхәт булган урын. Минем Ватаным монда - Чүпрәле районында. Бу районда мин кечкенәдән хыялланган бар нәрсәне таптым,- ди Раджеш Кумар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

11

0

0

1

19

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев