Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Шатлыгын да, кайгысын да күргән

Еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый.

Артка борылып караган саен узган гомер юллары күз алдына килә. Үтелгән юллар заяга узмаганмы, Ходай тарафыннан бирелгән гомерләрне юкка яшәмәгәнме – менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың....

Зур Чынлы авылында яшәүче Равия Сабирҗан кызы Шиһапова тумышы белән Иске Шәйморза авылыннан. Язмыш юллары яшь кызны Зур Чынлы авылына алып килеп, биредә төпләнеп калырга яза аңа. Әтисе Сабиҗан ага сугышка киткәндә бер айлык кына булып кала Равия апа. “Әти” сүзен дә бер тапкыр да әйтә алмыйча үсә ул. Әтисе яраланып, Куйбышев шәһәрендәге госпитальгә эләккәч, әнисе Фатыйма апа госпитальнең адресын табып, Сабирҗан аганы барып алып кайта, әмма тернәкләнергә генә насыйп булмый фронтовикка, бер ай дигәндә якты дөнья белән хушлаша ул. Шулай итеп, Равия апа әтисез кала. Әлбәттә, әнисе белән икесенә генә тормыш алып барулары җиңел булмый, ачлыкны да, ялангачлыкны да татый ул. Мәктәптә тырышып укый һәм Буа ветеринария училищесына укырга кереп, зоотехник белгечлеген үзләштерә. Яшь кызны Зур Чынлы авылындагы “Ирек” колхозына эшкә җибәрәләр. Биредә эшләү елларында алар Зур Чынлы авылы егете Җәмил ага белән тормыш корып җибәрәләр. Аларның язмышлары да уртак була, Җәмил ага да Равия апа кебек үк әтисез үсә, яшьтән үк тормышны җигелеп тартырга туры килә аңа. Ныклы гаиләдә бер-бер артлы балалар туа. Равия апа гомере буе, лаеклы ялга чыкканчы “Ирек” колхозында ветеринар хезмәтен башкара. Эш сәгате иртәнге 4 ләрдә башланып, төнге сәгатьләргә кадәр дәвам итә аның. Маллар авырап киткәндә исә эш сәгате тәүлекләргә дә сузыла торган була.Ул елларда колхозда мөгезле эре терлек белән беррәттән тавыклар, куяннар, сарыклар, дуңгызлар да асрый торган булалар. Аларның һәрберсен вакытында тикшерергә, прививкасын ясарга кирәк була.

- И, ул елларның авырлыгын искә алсаң, фермалар янында юллар юк, балчык, аяктан резина итек төшми иде инде. Колхоз эшен бетереп кайту гына түгел, өйдә дә эш көтә, мичне утын белән ягарга, бәрәңгесен, башкасын эшләргә. Җәннәттә яшибез бит хәзер, газны борасын өен җылына, кибеттә ни телисең, шул бар, пенсияне һәр ай саен китереп бирәләр. Илләр генә тыныч булсын, без күргәннәрне оныкларга күрергә язмасын,-ди Равия апа бүгенге көнгә шөкерана кылып.

Менә шушы якты көннәрне тормыш иптәше Җәмил агага гына күрергә язмаган, 1996 елда ул якты дөнья белән хушлаша.

Реклама

Кайгыларны да күп күрергә туры килә Равия апага бу тормышта. Башлап уллары Дамир үлә, икенче уллары Наиль исә фаҗигале төстә юл-транспорт һәлакәтендә вафат була. Бик авыр кичерә Равия апа бу кайгыларны.

-Беркемгә дә үз баласының үлемен күрергә язмасын иде, әмма язмыштан узмыш юктыр шул инде,-ди Равия апа көрсенеп.

Бүгенге көндә Равия апаның 7 оныгы бар. Ул килене Гөлия (улы Наильнең хатыны) тәрбиясендә гомер кичерә. Якыннарын югалткан бу ике ханым бер-берсенә терәк һәм кирәк булып яшиләр, бергәләшеп төп нигездәге өч оныкны аякка бастыралар.

Шушы көннәрдә Равия апа үзенең 80 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне юбилярны район ветераннар советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин котлады. Кунаклар юбилярга район ветераннар советы исеменнән котлау открыткасы һәм Рәхмәт хаты, Р.А.Бикчуров крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе исеменнән бүләк тапшырдылар, сәламәтлек, бәхет теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев