Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Шамил Низамов: Сыный язмыш, әйдә, сынасын...

Үз аякларында түгел, тотынган килеш кенә, яисә коляскада хәрәкәт итсәләр дә, авырлыкларга бирешмичә, тормыштан ямь табып яшәүче кешеләр күп. Яңа Кәкерле авылында яшәүче I төркем инвалиды Шамил Низамовны та шундыйлардан

Якуб абый һәм Наилә апа гаиләсендә игезәк сыңары, 8-9нчы бала булып туа Шамил. Яшьтән үк саулыгы булмаса да, яшьтәшләре арасында мәктәпкә укырга килә, игезәк кыз туганы Шамилә белән бергә, 10 сыйныфны да тәмамлый ала. Ачык йөзле, аралашучан егетне яшьтәшләре дә, авылдашлары да үз итә. Яшьтән үк кулыннан килгәнчә әти-әнисенә ярдәм итеп үскән Шамил мәктәпне тәмамлау белән үк “Мин башкара алырлык берәр эш бирегез әле миңа”, дип колхоз рәисе янына килә. Колхоз рәисе дә эшләргә теләгән егетне кире бормый, аңа ат җигеп, кырда эшләүчеләргә төшке аш ташуны тәкъдим итә. Бик теләп ризалаша егет. Шулай итеп, ул язын-көзен-җәен басуларда эшләүче тракторчыларга, комбайнчыларга, көтүчеләргә төшке аш илтә башлый. Кышын исә, миңа авыр дип тормый, фермада малларга азык кертүдә эшли.

Әмма олыгая барган саен Шамилга да эшләү кыенлаша бара, яшьтән үк авырткан аяклар да, йөрәк тә үзен сиздерә. Беренче тапкыр инсульт кичергәч хәрәкәтләнүе азая. Ә икенче инсульт аны бөтенләй аяктан ега, Буа үзәк хастаханәсендә яшәү белән үлем арасында озак ята ул.

- Ул вакыттагы беренче атналарны бөтенләй хәтерләмим, туганнарым сөйләвеннән генә беләм. Мин Буадагы табибларга, шәфкать туташларына бик рәхмәтлемен, бүгенге көндә “ходунки”га таянып хәрәкәтләнсәм дә, аллага шөкер, утырып та тора алам, акылым да, аңым да, сөйләмем дә кире үз хәленә кайтты,- ди Шамил.

Күршедә генә яшәүче бертуган абыйсы Корбангали һәм җиңгәсе Миңзифа апа тәрбиялиләр аны. Ләкин алар үзләре дә олы яшьтә һәм саулыклары да чамалы гына булганлыктан, район социаль яклау бүлегеннән социаль хезмәткәр дә билгеләгәннәр Ул - Ләйсән Юсупова. Ләйсән социаль хезмәткәр вазифасын 2007 елдан бирле башкара, 6 кешене карый.

Реклама

- Абый да, апа да олы яшьтә бит инде, саулыклары да юк. Ләйсән килеп миңа ярдәм итә башлагач, бик куандым. Ул һәр көнне минем яныма килә, азык-төлек алып кайта, ашарга пешерә, ашата, өйне җыештыра, юа, керләремне өенә алып китеп юып китерә. Мин Ләйсәнгә дә,  социаль яклау идарәсенә дә рәхмәтлемен,-ди Шамил.

Мунчага исә абыйсы Корбангали үзләренә алып чыгып юындырып кайтара икән. Өйдә нинди генә кайнар ризык пешсә дә энеләренә белән дә бүлешәләр.  Авылдашлары, күршеләре дә Шамилны ялгызы гына калдырмаска тырышалар. Без килгәндә дә Яңа Кәкерле авыл мәдәният йорты мөдире Мәдинә Җамалетдинова инвалидлар көне уңаеннан аны котларга килгән иде. Һәр килгән кешегә куанып, рәхәтләнеп сөйләшеп утыра Шамил.

Әйе, язмыш Шамилне кыерсыткан, сынаган.Үзе исә һич төшенкелеккә бирелми ул: "Тормышны, яшәүне яратам", ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев