Россия эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегендә ветераннарны котладылар
Хөрмәтле ветераннар адресына хезмәттәшләре исеменнән дә олы рәхмәт сүзләре әйтелде, җылы теләкләр юлланды.
Россия эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегендә шундый матур традиция бар – гомер бәйрәмнәре, төрле күркәм даталар уңаеннан ветераннарны олылау, аларга хөрмәт күрсәтү.
Шушы көннәрдә дә әлеге матур гадәт кысаларында шушы авыр, җаваплы хезмәткә тугры булып озак еллар тынычлыгыбыз сагында торган, хәзерге вакытта лаеклы ялдагы, әмма күңелләре белән коллектив арасында булган, киңәшләре белән ярдәмнәрен күрсәтеп торган ветераннар Вазих Сатдиновны һәм Дамирә Вәлиеваны эчке эшләр бүлегенә чакырып, юбилейлы гомер бәйрәмнәре уңаеннан котладылар, Рәхмәт Хатлары тапшырдылар. Хезмәт бурычларын үтәгәндә батырлык, ныклык һәм җаваплылык күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр.
Ветераннарны полиция начальнигы урынбасары Ранис Латыпов, бүлекнең ветераннар советы рәисе Фариз Шакиров котлады.
–Намуслы һәм ару-талуны белмәс хезмәтегез, үз эшегезне үтәгәндә күрсәткән җаваплылыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!, -диде Ранис Латыпов. –Без, яшь буын сездән үрнәк алып эшлибез. Киңәшләрегез өчен рәхмәт. Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер телибез.Безнең сафларда алдагы елларда да күркәм бәйрәмнәрне бергәләп үткәрергә язсын.
Хөрмәтле ветераннар адресына хезмәттәшләре исеменнән дә олы рәхмәт сүзләре әйтелде, җылы теләкләр юлланды.
Вазих Идиатулла Сатдинов райондашларыбызга бүлекне озак еллар җитәкләгән шәхес буларак илгеле. Аның турында газетабызның 24 март санында язма басылып чыкты.
Дамирә Вазыйх кызы Вәлиева район эчке эшләр бүлегенә 1993 елның 1 сентябрендә эшкә килә. Шуннан башлап аның 21 ел хезмәте биредә уза. Лаеклы ялга да шуннан китә ул. Хезмәтен намуслы һәм җиренә җиткереп башкарганы өчен күп тапкырлар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев