Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Роберт Миңнуллин вафат! Үткән ел ул Чүпрәледә булган иде

Роберт Миңнуллин 72 нче яше белән барган. Каты авыру белән көрәшкән.

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат. Бу хакта шагыйрьнең бертуганы Ким Миңнуллин «Татар-информга» хәбәр иткән.

Роберт Миңнуллин 72 нче яше белән барган. Каты авыру белән көрәшкән.

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районында туган. Озак еллар «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасын җитәкләде. 1988-1994 елларда — Татарстан Балалар фонды рәисе. 1995-2014 еллларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты иде.

Үткән ел шагыйрь Роберт Миңнуллин Чүпрәлегә килгән иде. 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә Татарстанның халык шагыйре, Тукай, Җәлил, Алиш бүләкләре, Андерсен исемендәге Халыкара Диплом иясе, җәмәгать эшлеклесе Роберт Мөгаллим улы  Миңнуллин белән очрашу узды.

“Чүпрәледә күптән булганым юк иде”, дигән иде ул чакта. Шаяртып :  “Бабай инде без хәзер,әмма балалар шагыйре булгалыктан балалыктан гына чыгып булмый”,- дип сөйләгән иде.

Урыныгыз оҗмахта булсын, Роберт абый! Рәхмәт Сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев