Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Римма Нәфиева: «Укытучы – һөнәр дә, яшәү рәвеше дә»

Бөек педагог Яков Каменский: «Укытучы–ул һөнәр генә түгел, ә яшәү рәвеше дә» дип әйткән.

Һичшиксез, үзләре өчен укытучы һөнәрен сайлаган кешеләргә бөтен гомер дәверендә гаять авырга туры килә, чөнки үз мәнфәгатьләреңне читкә куеп, башкаларны  бәхетле итү зур тырышлык, сабырлык таләп итә. Бу XXI гасыр укытучысының иң төп миссиясе.

Агымдагы елда 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә психологик-педагогик юнәлештәге профильле сыйныф ачылды. Мин җитәкләгән 10 А сыйныфның  13 укучысы әлеге “Педагогика һәм психология нигезләре”н  өйрәнүче программага кушылды. Курс 2 елга исәпләнгән. Сыйныф җитәкчесе буларак, әлеге юнәлештәге дәресләрне мин укытам. Дәресләр атнага өч тапкыр:  2 теоретик һәм 1 практик юнәлештә уза. Программаны тормышка ашыруның максаты булып, укучыларның һөнәри үзбилгеләнүе өчен шартлар тудыру һәм педагогик һөнәр сайлауга уңай күзаллау формалаштыру тора.

Әйтергә кирәк, укучылар белән уку елын профильле юнәлештә башлау очраклы булмады. Сыйныф укучыларым  һәрнәрсәгә кызыксынучан, һәр яңалыкны отып алучын булдылар.  Кызлар-егетләр  музыкаль,спорт сөючәнәр, сәнгатьне, мәдәниятне яраталар. Мин алар р белән күп кенә муниципаль, республика конкурсларында һәм олимпиадаларда катнаштым. Без күп тапкыр җиңүчеләр һәм призерлар булдык. Алар үз-үзләренә ышанучан, һәр нәрсәгә үз фикерләре бар, активлар. Болар барысы да педагогик сыйфатлар. Чөнки, укытучы–ул көчле рухлы һәм профессиональлек үрнәге дә әле.

Районыбызда яшь буын, аларның үз-үзләрен үстерү һәм үз-үзләрен камилләштерү өчен бик күп эшләнә. Барыннан да элек күңелләрендә ватанпәрвәрлек хисе, Ватан өчен мәхәббәт һәм горурлык тәрбияләнә.

Сентябрь аенда  профильле сыйныфка багышланган тантаналы чара узды. Укучылар анда “Психологик-педагогик сыйныф укучысы” дигән таныклыкка һәм истәлекле билгеләргә ия булды.

Ноябрьаенда белемнәребезне камилләштерү максатыннан, булачак яшь укытучыларны әзерләүче  Арча педагогика көллиятенә сәфәр кылдык. Көллият – заманча  җиһазландырылган, уңайлы һәм якты бинасы, тату һәм талантлы коллектив  белән истә калды.

Укучылар көллияттә биш төрле юнәлештәге: спорт, мәктәпкәчә белем бирү, музыка, мәгълүмати технологияләр һәм башлангыч сыйныф укытучылары буенча умөгаллимнәрен әзерләүнең барышын күрделәр. Үзләре дә безнең мәктәпнең кече сыйныф укучыларына музыка, сәнгать һәм физкультура дәресләрен бирергә тырыштылар инде. Әйтергә кирәк, аларның әйбәт килеп чыга.

Сер түгел, бүген заманча мәктәп укучыларның сәләтләрен бар яктан ача ала торган рухи һәм әхлакый бай, талантлы укытучыларга мохтаҗ. Балаларны мөстәкыйль фикер йөртергә, дөрес карарлар кабул итәргә һәм җаваплылык тоярга, заманадан калышмаска өйрәтү–мөгаллимнең төп бурычы.

Татарстанның атказанган укытучысы Клара Насретдинова, остазым:  "Укытучы –илебезнең һәм гомумкешелекнең традицион кыйммәтләрен, дәүләт идеяләрен җиткерүче, олы җанлы һәм ачык йөрәкле кеше булырга тиеш», - ди.

40 ел стажлы укытучы буларак, мин чын педагог киләчәк өчен хезмәт куярга, замана белән бергә атларга тиеш дип саныйм.

Балалар–Ватаныбызның киләчәге. Бары тик үзләре бәхетле булганнар гына, шундый ук шәхесләр тәрбияли ала. 

Римма Нәфиева, 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең  рус теле һәм әдәбияты укытучысы, 10 а сыйныф җитәкчесе, "Ел укытучысы-2022” конкурсының муниципаль этабы җиңүчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев