Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Республика юбилеенда - мактаулы исем

Татарстан Республикасы үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үткән көннәрдә, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов төрле тармакларда хезмәт куеп нәтиҗәле күрсәткечләргә ирешкән алдынгыларны данлады, аларга олы хөрмәт йөзеннән дәрәҗәле исемнәр, бүләкләр тапшырды.


Алар арасында Яңа Элмәле ветеринария участогы мөдире, мал табибы Николай Наумов та бар иде. Аңа республикабыз Президенты “Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы” дигән мактаулы исем бирде.
Башкалабыздан кайтып төшүгә атказанган табиб белән күрешү насыйп булды. Ул андагы күренешләр, Казан шәһәренең бәйрәмчә ничек бизәлүен шаккатып сөйләде. Үзе турында да сораштык. “Президент кулыннан мондый дәрәҗәле исем алу зур горурлык, әлбәттә. Бик дулкынландым. Хезмәтемне шулай хөрмәтләүләре өчен ихлас рәхмәтемне әйтәсем килә”,- ди Николай Иванович.
Сигез сыйныфны тәмамлаган яшүсмер ике дә уйлап тормый Буа ветеринария техникумына укырга китә. “Бу һөнәргә ия булу балачак максатым иде. Шуңа күрә башка белгечлекләр турында уйлап та карамадым. Дүрт ел укып диплом алгач, юллама белән Чистай районына җибәрделәр. Анда алты ай гына эшләргә өлгердем, хәрби хезмәткә чакырдылар. 1981 елда дембельгә кайттым. Шунда ук мине “Россия” колхозына эшкә дә алдылар”, - дип сөйли Николай үзенең хезмәт юлы турында. 20 елдан артык гомере шушы хуҗалыкта маллар дәвалап уза. Ул елларда “Россия” колхозы районда иң эреләрдән иде. Савым сыерлар, симертүдәге мөгезле эре терлекләр, дуңгызлар саны буенча да аңа тиңнәр булмады. Барлык профилактик чараларны үзвакытында үткәрү кирәк. Тынгысыз табиб барысына да өлгерде. Моның өчен ул вакыт белән санашмады. “Мин гел эш булсын дип эшләдем. Хәтта, гаиләмне дә икенче планга куярга туры килә иде”, ди табиб. Зур тәҗрибә туплаган Николайны аннан соң район ветеринария берләшмәсенә алалар. Монда аңа шактый танылган табиблар белән иңгә – иң куеп эшләргә туры килә, тәҗрибәсен тагын да ныгыта. Читтән торып Казандагы ветеринария институтында белемен күтәрә. Соңгы елларда ул Яңа Элмәле ветеринария участогы мөдире вазыйфасын башкара. Аның карамагында сигез торак пункт, “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасының дүрт филиалы һәм алты крестьян – фермер хуҗалыгы бар. Малларда авырулар килеп чыкмасын өчен күп көч куярга туры килә аңа. Тәүлекнең теләсә нинди вакытында шәхси хуҗалыкларга чакырсалар да каршы килми, ярдәмгә ашыга. Быел аның ветеринария тармагында эшли башлавына 41 ел тулды. Мактаулы исемне тикмәгә бирмиләр. Аның өчен лаек булу кирәк. Николай Наумовны гаиләдә дә тәртипле, акыллы әти һәм бабай диләр. Ике уллары да югары белем алдылар. Олысы әнә полиция офицеры, икенчесе Казанда авиация институтын тәмамлады, дәрәҗәле урында эшли. Өч оныгы бар. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X