Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Район башлыгы Марат Гафаров тыл ветеранын 95 яшьлеге белән котлады

Мефлиха апаның бәйрәме дә үзенә хас  җылылык белән үтте.

Иске Чүпрәледә яшәүче Мефлиха Ибраһим кызы Алимованы 95 яшьлек күркәм һәм истәлекле дата белән котларга  район башлыгы Марат Гафаров килде.  Район башлыгы ихлас котлауларын җиткерде, сәламәтлек, якты һәм бәхетле көннәр теләде. Мәфлиха апага РФ Президентының котлау открыткасын, бүләк һәм чәчәкләр тапшырды.

Сез үткән авыр тормыш, күргән сынаулар алдында баш иябез, бүгенге көннең матурлыгы, иминлеге өчен сезгә олы рәхмәтләр әйтәбез,-диде Марат Гафаров.

Кайбер кешеләр олы яшьтә дә булса да, тормышка булган оптимистик карашын, яхшы кәефтә булуын, ачык күңеллеген югалтмый. Мефлиха апа да нәкъ менә шундый.

Балачагы ачлык чорына туры килә. Шуңа да  1939 елда яхшы тормыш эзләп, гаиләләре белән Үзбәкстан якларына чыгып китәләр. Әмма бирегә килеп төшкәч, аларга сөйләгән  “яхшы тормыш” тасвирламасының чынбарлыкка туры килмәве белән очрашалар. Бер ел яшәгәч, янә туган якларына әйләнеп кайтырга карар кылалар.  Кайтыр юлда  Оренбург өлкәсенең Орск шәһәрендә туктыйлар. Биредә алар юлда вафат булган төпчек туганнарын җирлиләр.

Орск шәһәрендә бераз акча эшләп, кайтыр юлга кузгалганда  сугыш башлана. 1941 елның җәендә үк,  Чкаловск шәһәре хәрби комиссариаты Мефлиха апаның  әтисен-Ибраһим  Ягудинны фронтка чакыра. Ә 1942 елның октябрендә аны хәбәрсез югалган дип игълан итәләр. Шулай итеп, гаилә ир-атсыз, балалар ятим кала. Әниләре Мәфтуха апа  балаларын җыештырып, ниһаять туган авылына кайтау бәхетенә ирешә. Биредә алар колхоз йортында яши башлыйлар, чөнки үз торакларын сатып киткән булалар.

«Сугыш елларын безнең гаилә бик авыр кичерде, - дип искә ала Мефлиха Ибраһим кызы. Без алабута, кычыткан, бәрәңге сабагы белән тукландык. Әнине тылга эшкә чакырдылар, урман кисте, окоп казыды, мин гаиләдә олы бала буларак, энеләремне карадым».

Реклама

Сугыш бара, эшче куллар җитешми. 1944 елда җирле авыл советы карары белән Мефлиха апаны да Казан шәһәрендәге 387 нче авиация заводына эшкә җибәрәләр. Аннан ул сугыш тәмамлангач кына кайта,  колхозга эшкә урнаша. 1953-54 елларда Чиләбе өлкәсенә барып җир казу эшләрендә катнаша. Лаеклы ялга чыгар алдыннан төзелеш оешмасында штукатур-маляр булып та эшли. “Сәламәтлекне Ходай мулдан биргән, гомере буе ир-атлар башкара торган эшләрне эшләдем”, ди ул.

Тормышка да соңлап һәм яшь аермасы шактый булган авылдашына чыга.  Яңа Чүпрәледә  тол калган Дәүләтшә Алимовның биш баласына әни булып килә ул. Хәер, бертөрлеләре буй җиткән булсалар да, Дәүләтша абыйның кече улына ул вакытта 12 яшь кенә була әле. Чүпрәлеләр өчен бу яшь малай мәрхүм Дамир Алимов буларак билгеле. Озак еллар ул пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе булып эшләде.

Дәүләтша абый белән бәхетле гомер кичерәләр алар. Биш янына тагын ике бала: ул һәм кыз алып кайталар.

Тик язмыш дигәнең генә картлык көнендә Мефлиха апага 6 баласының җирләү хәсрәтен бирә. Соңгы елларда гына бер-бер артлы өчесе бу дөньядан китәләр.

Бүген ул иң төпчек баласы- кызы Дамирәсе тәрбиясендә яши.  Сәламәтлеге белән мактана алмаса да,  хәтере яхшы: барысын да хәтерли һәм башыннан үткәннәрне оныкларына, оныкчыкларына сөйли.

Мефлиха апаның бәйрәме дә үзенә хас  җылылык белән үтте. Янәшәсендә киленнәре, якыннары, оныклары кадер-хөрмәтен күрсәтеп,  мөмкин кадәр аның гомерен озайтырга теләп яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев