Рәмзия Закирова: «Һөнәрем һәм язмышым — кешеләрне дәвалау»
12 май — Халыкара шәфкать туташлары көне
...Җәй җиттеме тормыш мәшәкатьләре яшелчә бакчасына күчә. Чат күршебез Диләрә апа Шагдалиева шактый ук олы яшьтә булуына да карамастан, «бакча» дисәң дөньясын онытып көн буе шунда түтәлләр арасында маташырга ярата. Яшелчә үстерү турында тәҗрибәне дә уртага салып сөйлибез. Күптән инде ул лаеклы ялда, шуңа да гомере буе бергә эшләгән хезмәттәшләрен сагынып еш искә ала. Үзенең йөрәк түрендә район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендәге шәфкать туташлары хакында иң олы хөрмәт хисләрен саклый. Биредә дәваланып чыккан райондашларыбыздан да аларга карата рәхмәт сүзләрен еш ишетергә туры килә. Яшәешнең һәр заманында да кешелек өчен кирәкле булган һөнәр ияләре — медицина хезмәткәрләре, дип юкка гына әйтмиләр шул. Һәр елны 12 майда билгеләнеп үтеләчәк Халыкара шәфкать туташлары көне уңаеннан, шушы коллективта бертоташ 38 ел хезмәт куйган шәфкать туташы Рәмзия Мөхәррәм кызы Закирова турында язарга булдык.
"Әлеге һөнәрне сайлауга нәрсә этәрде?, — дигән сорауга ул ике дә уйлап тормастан; — элек — электән авыл җирлегендә укытучылар, шәфкать туташлары абруйлы шәхесләрдән саналды. Шуңа да шәфкать туташы булу — минем балачак хыялым иде. Авылыбыз фельдшеры Фәния апа Җәббаровага бик кызыга идем. Медицина пунктына кереп, аның эшләгәнен күзәтеп утырырга яраттым. Ул бик ярдәмчел, йомшак сүзле, шифалы куллы кеше булды. Бик күпләргә ярдәм итте",- ди Рәмзия ханым.1985 елда Рәмзия Мөхәррәм кызының шәфкать туташы булу хыялы тормышка аша. Буа медицина училищесында фельдшер белгечлеге алган кызны юллама белән Кама Тамагы районына эшкә җибәрәләр. Аның тирән белемле, шул ук вакытта тапшырылган эшкә үтә дә җаваплы карашта булуын күреп алган җитәкчеләр Рәмзияне шушы райондагы бер авылның медицина пунктына мөдир итеп билгелиләр.
"Мондагы эшемне яратсам да, халыкны үз итсәм дә туган якка бик кайтасы килде. Декрет ялындагы коллегам эшкә чыккач, 1986 елның август башында Чүпрәле районына кайтып үзәк хастаханәнең хирургия бүлегенә эшкә урнашу насыйп булды. 3 август көнне бүлекнең ишеген ачып кердем һәм шул дәвердән бирле, минем башка җирдә эшләгәнем юк. Нәкъ шул чакта бүлек яңа бинада эшли генә башлаган иде. Коллективта минем кебек яшь шәфкать туташлары күп иде. Бүлекне ул вакытта ук үзенең искиткеч һөнәри таланты белән танылып өлгергән Рафаил Хәсәнов җитәкләде. Бик оста табиб — хирурглар Илдар Хәйруллин һәм Никодим Патрин кебек шәхесләр белән дә эшләргә туры килде. Алар безнең кебек яшьләрне медицинаның барлык нечкәлекләренә төшенергә өйрәттеләр. Галина Җәлалова, Валентина Ларионова (авыр туфраклары җиңел булсын) һәм Диләрә Шагдалиеваны үземнең остазларым дип саныйм. Аларның һәрберсе белемле, тыныч, тәҗрибәле кешеләр булды. Мин дә бу коллективка бик тиз ияләшеп киттем. Укыган вакытта бер хәл, ә менә эшли башлагач, җаваплылык бермә-бер арта икән. Минем әле эшкә урнашкач, беренче тапкыр кан тамырына укол кадаганым истә. Бик дулкынландым инде. Хәтта ул авыруның исемен дә яхшы хәтерлим әле (көлә).
Рәмзия Мөхәррәмовнаның сүзләренчә, аның һәр эш көне үзенә күрә үзенчәлекле, ул төрлечә булырга мөмкин. Чөнки һәр көнне төрле диагноз куелган авырулар белән эшләргә туры килә аңа. Хирургия бүлегендә эшләүче һәр шәфкать туташының эш көне авыруларның хәлен белүдән, табибның билгеләве буенча аларны дәвалаудан башлана.
-Беренче эш көнегезне хәтерлисезме?, — дип кызыксынам аннан.
-Әле ничек кенә. Ул көнне бик көчле җил — давыл булды. Утлар сүнде. Хирург Илмас Илалович берәүнең аппендицитына операция ясарга керешкән иде. Шуннан соң бик оператив рәвештә мотор кабызып утны ясадылар. Шул ук төндә тагын бер ир — атны китерделәр. Ул трактор арбасыннан егылып төшеп умыртка баганасын сындырган булып чыкты. Хирургиядәге эшчәнлегем менә шундый киеренке шартларда башланып китте. Истә калырлык эш көннәрем күп булды инде, тик күңелсез хәлләр турында сөйлисем килми. Ярдәм күрсәтә алмаган вакытларда йөрәктә яра кала, ул вакытлар онытылмый. Ә менә кемгәдер ярдәм итә алсам, мин үземне бик бәхетле тоям. Ни генә булмасын мин үземне бүгенге эшемнән башка күз алдына да китерә алмыйм. Эшемне бик яратам, үземнең "больной"ларымны яратам. Бергә эшләгән хезмәттәшләремне хөрмәт итәм. Аларның һәрберсе, үз эшен белеп, җиренә җиткереп, озак еллар эшли торган шәфкать ияләре«, — дип сөйли ул. Рәмзия ханымны хезмәттәшләре дә хөрмәт итәләр.
«Рәмзия Мөхәррәмовна белән эшләү бик җиңел. Нинди генә хәлләр килеп чыкса да, ул тыныч булып кала белә, — диләр аның турында хезмәттәшләре. — Ул үз эшенең остасы, һәр эшнең җаен табып эшли, һәрвакытта да итагатьле, мәрхәмәтле».
Әйе, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында да алар өйдә гаиләсе, туганнары янында түгел, хастаханәдә авырулар янында булалар, аларның сәламәтлекләрен, тормышларын саклап калу өчен көрәшәләр. Алай гына да түгел, тән яраларын дәвалау белән бергә алар өмете сынып барган күңелне дә сихәтләндерә беләләр. Район халкының сәламәтлеген саклауда намуслы һәм фидакарь хезмәт куйганы өчен ул хастаханә администрацияcенең, район хакимиятенең, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
«Безнең эш сменалап оештырылган. Бу урында тормыш иптәшем Равис ка да бик рәхмәтлемен, эшемнең нинди булуын аңлый. Кайчакта вакыт белән исәпләшеп тормаска да туры килә. Ике бала үстердек. Бигрәк тә балалар яшь вакытта ул һәрчак алар янында булды, аларга ата назын бирде», — ди Рәмзия ханым хезмәтенең үзенчәлекләре турында.
Балалары да үсеп җитеп югары белем алдылар. Уллары Ленар — юрист, өйләнгән, ике бала үстерәләр. Кызлары Алсу әнисе һөнәрен сайлап табибә булды. Әле күптән түгел генә Казан авиация институтын тәмамлап, вертолёт заводында әйдәп баручы инженер булып эшләүче Иске Чүпрәле егете Наил Мөхәммәтшин белән кавышып матур гаилә кордылар.
Рәмзия Мөхәррәм кызы кебек алны-ялны белмичә, көнне — төнгә ялгап, үз эш урыннарында тырышып эшләүче ак халатлы, изге күңелле шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлыйбыз. Аларга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, күңел тынычлыгы, сабырлык һәм эшләрендә уңышлар телибез. Рәмзия ханым да әлеге теләкләргә кушылып: "Аллаһы Тәгалә барчабызга саулык-сәламәтлек бирсен, балаларыбыз игелекле булып үссеннәр. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын. Бүген махсус хәрби операциядә булган ир-егетләребез туган җирләренә, якыннары янына исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Бәхетле булып яшик! — ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев