Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Полковник туган якка кайтты

Россия Кораллы көчләре полковнигы Илмас Хөсәеновның чираттагы ялында туган якларга кайткан вакыты иде.

“Иске Чүпрәле авылында яшәүче әткәй – Илдус Шәйхи улына 80 яшь тулды. Отпуска алып кайтуымның да төп сәбәбе шунда. Гел телефоннан аралашып торсак та, күрешеп сөйләшү яхшырак бит әле. Үзебез олыгая барсак та туган нигез, әткәй – әнкәй сагындыра, ничә яшьтә, нинди вазыйфа башкарсак та без аларга бала бит әле”,- дип сүзне башлады хәрби офицер. 
Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән соң Ульяновскидагы югары хәрби техник училищены яхшы билгеләргә генә тәмамлап инженер – механик белгечлеге алган яшь лейтенантны хәрби частькә килүгә үк башта полкның, аннары бригаданың ягулык – майлау материаллары буенча хезмәт начальнигы вазыйфасын тапшыралар. Үзен үтә дә белемле, хезмәттәшләренә карата принципиаль һәм хәрби бурычны зур җаваплылык белән башкаруын исәпкә алып, берничә елдан соң ул бригада командирының тыл буенча урынбасары хезмәтенә билгеләнә. Аннан соң полковник Илмас Хөсәенов Ставрополь краенда урнашкан хәрби частькә командир итеп куела, берүк вакытта аңа ягулык – майлау базасы начальнигы вазыйфасын да үтәргә туры килә. Соңгы вакытта Ростов өлкәсендәге Новочеркасск шәһәрендә урнашкан сигезенче гомуми армиядә мотоукчы гаскәрләрне материаль – техник яктан тәэмин итү бүлеге начальнигы булып хезмәт итә. Якташыбызга кайнар нокталарда да булырга туры килә. Сугышчан хәрәкәтләр ветераны Ватан алдындагы хәрби бурычын чын офицерларча үтәгәне өчен бик күп медальләр һәм башка төрле бүләкләргә лаек була. Аның тормыш иптәше дә Иске Чүпрәле авылыннан, Люция исемле. Ире кебек хәрби хезмәттә. Кызлары Зилә быел унберенче сыйныфка барачак. Хәрби офицер хезмәтен сайларга нәрсә этәрде?, - дип кызыксынам Илмастан. “Безнең нәселдә хәрбиләр күп. Әтинең бертуган абыйсы Насыйх полковник иде. Бертуган сеңелкәшенең ире Рәфыйк та полковник - техник фәннәр кандидаты. Алларның уллары да хәрби офицерлар. Шуңа күрә безне хәрбиләр династиясе дип тә була. Хезмәтемне яратам, ил тынычлыгын саклаудан да мактаулы һөнәр бармы икән? Бүгенге яшьләргә дә хәрби хезмәттән курыкмаска киңәш итәм. Гомерләрен хәрби эшкә багышлларга теләүче яшьләргә уңышлар теләр идем”,- ди Илмас Хөсәенов. Рәсемдә: полковник И. Хөсәенов шушы көннәрдә генә 80 яшен тутырган әтисе Илдус белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев