Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Озын гомерлегенең сере

Сугыш елларында сабый гына булсалар да, аларның да күңелләрен ачыттырып, яндырып торган хатирәләре, онытылмас тормыш гыйбрәтләре, йөрәкләренә уелып калган үпкә-зарлары бар.

–Әтине сугышның беренче көннәрендә үк алып китәләр. Шул  китүдән ул әйләнеп кайтмады. Сталинградта барган бәрелешләр вакытында хәбәрсез югалган дигән кәгазе килде. Миңа ул вакытта –3, абыйга –5, кечкенә сеңлебезгә 7 ай булган. Ии, ул чаклар... Черек бәрәңге, яшел үләм, кычыткан...Күрмәгән калмады, шулай да исән калдык, шөкер! Әтиләр генә кайтмады, - ди уфтанып, 85 яшенә җитеп, «әти» сүзен әйтергә тилмереп үскән  Гөлшат Ибраһим кызы Саитова.

Нинди авырлыклар аша үтсәләр дә, бу ятимнәрнең күңелләре тормышка карата бер дә катмаган. Сугыш чоры баласының тормыш юлы да  – сугыш батырына тиң! Исеме дә җисеменә туры килеп тора–гел шат күңелле Гөлшат!

Гөлшат апаның абыйсы Иске Кәкерледә, сеңлесе Ульянда гомер итәләр. Үзе Иске Ишле авылында яши, тормыш иптәше Багдат белән 10 бала тәрбияләп үстерәләр.  Хәзер ул онык-оныкчыкларына  куана.

Кайгыларны да күп күрә ул. Өч баласын, ике оныгын, тормыш иптәшен җирли. 

Гомере буе колхозда хезмәт итәләр. Пенсиягә чыккач та,  тагын 10 ел эшли.  Авырлыклардан бер дә курыкмый. Авыл хезмәтчәне иң югары бүләк –  «Герой – Ана» исемен дә лаеклы йөртә.Тәрбияләп үстергән балалары һәммәсе дә бу тормышта үз урыннарын табып,  илебез хакына хезмәт куеп яшиләр. Бүген инде үзләре дә әби-бабайлар.

Авыл кырыендагы гаҗәеп табигатькә күмелгән төп нигезендә ялгызы яши Гөлшат апа. Тик ялгызлыгы дәвамлы түгел, атна саен кызлары, уллары, оныклары кайтып җитәләр, бар эшен эшләп калдыралар.

Реклама

Туган көне уңаеннан да әниләре хөрмәтенә олы мәҗлес җыйганнар иде. Авыл картларын, карчыкларны чакырганнар, ясин ашы уздырдылар. Һәммәсе дә әниләренең киң күңелле, ярдәмчел, дөньяда иң кадерле кеше булуын сөйләделәр.  Теләкләргә район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм авыл җирлеге башлыгы башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов та кушылды. Район башлыгы Марат Гафаровның котлау хатын, бүләкләр, чәчәк бәйләмнәрен дә тапшырдылар.

Чыннан да Гөлшат апа бүген дә якыннары, авылдашлары өчен чисталыгы, пөхтәлеге, уңганлыгы белән генә түгел, ә матурлык, гүзәллек тудыруы белән дә үрнәк булып тора. Әлеге күркәм сыйфатларын ул балаларында тәрбияли алган.

Ә өенең һәр почмагында аның  күңел җылысын биреп эшләгән гаҗәеп соклангыч кул эшләнмәләре гүзәллек биреп тора.

–Эшсез утырсам нидер җитми кебек, аннан  буыннар да авырта башлый. Чигәргә, бәйләргә яратам, әлеге шөгылем авыртуларны оныттыра, эшләгән эшнең нәтиҗәсен күрү–күңелгә рәхәтлек бирә, -ди ул.

Авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов билгеләп үткәнчә, юбилярларның озын гомерлегенең сере–һәрвакыт изге һәм игелекле күңелле булуында. “Гөлшат апа авылыбызның хөрмәтле  Акъәбисе ул”-ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев