Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Остазыбызга 100 яшь

Авылым  кешеләре  өчен  бер  гасырдан  соң  искә алу кичәсе, көтеп   алынган  олы   бәйрәм  булачагына  шигем  юк  иде. Менә  ул  көн  килеп  җитте. Яңа  Кәкерледә  туып, шунда  гомер  иткән  сугыш  һәм  хөзмәт  ветераны, авылымның  гадел, дәрәҗәле  кешесе  Абитов  Адельша  Әхмәтша  улына  100  яшь  тула.

Адельша  абый  яшь  чагыннан  ук  тырыш, хезмәтне  яратучан, авырлыклар  алдында  югалып  калмаучан,  максатчан  булып  үсә. Башта  авыл  мәктәбен, ә 7нче  классны    Мунчәли  мәктәбендә  укып бетерә.  Мәктәптә  уку  елларында  ул  дәресләрне  җиңел  үзләштерүе, табигатьтән  бирелгән  югары  сәләт  иясе  булуын  ачык  күрсәтә. Бигрәк  тә  тарих, тел фәннәрен яратып  өйрәнә, көчле  математик  була. Шуңа  да  беренче  хезмәт  адымнарын  колхоз  идәрәсендә  хисапчы  булып  башлап  җибәрә. Тик  бу эштә  озак  эшләргә  туры  килми, аны  авыл  мәктәбенә  укытучы  итеп чакыралар. Читтән торып Тәтешнең  укытучылар  әзерләү  училищесын тәмамлый.  Шул  елларда ук районнан авылыбыз  мәктәбенә,  яшь белгеч  итеп   Бану  исемле кызны   җибәрәләр. Чит  авылдан  килгән  яшь  кыз  тиз  арада  авыл  халкының  җылы  карашын, игътибарын  үзенә  җәлеп итә, барысы да  яраталар, хөрмәт итәләр; ә инде авыл клубы  сәхнәләрендә  чыгыш  ясаганда  кабат-кабат  чыгарып  җырлата торган булалар.            Әйе, мондый  чибәрлекне, уңганлыкны, кешегә  бирелә  торган  югары  сыйфатларны – пәһлеван  шикелле, эштә  чыныгып  үскән, бар  яктан  да  килгән  авылның  чибәр  егете Адельша  абый,  һич  тә  уйлап  тормыйча,  бер  күрүдә гашыйк булып,  озакка  сузмыйча  кәләше  итеп, гаилә  корып  җибәрә. Ләкин, бер-берсен  сөеп  туялмаган, киләчәккә матур-матур  планнар  корып,  яңа  тормыш төзергә, малай-кызлар  үстерергә  хыялланган  чакта  1939нчы  елның  көзендә Адельша  абый армия  сафларына,  хәрби  хезмәткә чакырыла. Бар  сөйләшү, аралашу,  сагыну тулы сөюләр  бары хатларда  гына  кала... Аларның  олы  һәм  саф  мәхәббәт  җимешләре булып,  беренче  балалары   Фиргать  дөньяга  килә. Яшь  әти  өчен,  билгеле,  солдат  хезмәтендә  монардан  да  зур  шатлыклы  хәбәр  булмагандыр. Тик, алга  китеп  булса  да  әйтеп  узу  урынлы  булыр, сабыйлары  өч яшьлек  чагында  авырып  үлеп  китә, Адельша  абый улының  үлүе турында бары  сугыштан соң, 1946нчы елда гына  белә.

1941нче ел. Адельша  абыйның  солдат  хезмәте тулып  килә. Тиздән, бик тиздән туган  авылына,  сөйгән, өзелеп  көткән  хатыны янына кайтыр, күптән  күрәсе  килгән кечерәк  улын  кочагына  алып  туйганчы  яратыр. Әмма  хыяллар  бер, ә  чынбарлык  икенче  нәрсә  шул.         Дәһшәтле  кырык  бернең  22нче  июнь  иртәсе Советлар  иле  өчен  көтелмәгән  фаҗигале,  кан  коюлы, 5  елга  сузылган    чорның  башы  була. Нәкъ  шул  иртәдә  немец  гаскәрләре  илебез  чикләрен  бозып,  тыныч  йоклап  яткан  шәһәр,  авыллар  өстенә  исәпсез  бомбалар яудыра  башлый. Украина  чиге  буена  урнашкан  Совет  гаскәрләре  тиз  арада  чолганышта  кала. Адельша  абый  хезмәт  иткән  хәрби  часть  тә  шул  исәптә. Зур  авырлыклар, югалтулар  белән  бу  чолганыштан  чыгарга  насыйп  була. Ләкин  бөтен  яктан  өстен  булган  фашист илбасарлары  барысын ватып, җимереп,  таптап-изеп, вәхшиләрчә   илебез  буйлап  алга  омтыла.

Сугышның  иң  авыр, фаҗигале  көннәре...  Шундый каты бәрелешләрнең  берсендә  каты  контузия  алган  килеш,  авыр  хәлдә  дошман  кулына  эләгә,  әсирлеккә  төшә Адельша абый. Ул бу  көнне  гомере  буе   оныта  алмыйча  яшәде.  Ничәмә-ничә  тапкыр  үлем тырнагыннан котылып,  исән кала  үзе. Дөньялыкта  күргән тәмугъ  була  ул  аның  өчен. 1944нче  елга  кадәр  иза  чигеп, үлем белән көрәшеп  яши. Немец әсирлегеннән  котылгач,  озак  тикшерүләрдән  соң, аларны  яңадан  армия  сафларына  хәрби  частьләргә  җибәрәләр. Анда ике  елдан артык  хезмәт итә.  Бары  1946нчы елны  гына  авылга  кайту  бәхетенә  ирешә.

Тарихта  бу чолганышны  “Киевский  котёл”  дип  атыйлар  һәм  сугышлар  чорында  камалышта  калып  әсирлеккә  төшүчеләр  саны буенча иң  рекордлысы була. Шушы  “Киев  казанында” безнең гаскәрләрнең дүрт  армиясе (5нче, 21нче, 26нчы, 37нче) бөтенләйгә  каршылык  күрсәтәлмәслек хәлдә,  юкка  чыгарыла. 660 меңнән артык  солдат һәм  офицер  әсирлеккә  алына.               

Авылга  кайткач  Адельша  Әхмәтша  улы  бар  гомерен  мөгаллимлеккә  багышлады. Ул  тормышны, гаиләсен, эшләгән  мәктәбен  җаны-тәне  белән яратып  яшәде. Биш  баласын  якты  дөньяга  китереп, Бану  апа  белән, үрнәк  итеп  тәрбияләп, олы  тормышка  аяк  бастырдылар. Һәрберсе  югары  белем  алып,  җәмгыятькә файдалы урыннарда  хезмәт  иттеләр. Ике кызы– Дилүзә һәм  Гөлира  әти-әнисе эшен  дәвам  иттереп,  укытучы  һөнәрен  сайлады.  Дилбәр  белән  Илгиз  икътисадчы  булдылар. Кече  уллары  Ирек инженер-механик иде, юл һәлакәтендә авыр  тән  ярасы  алып,  яшьли  бакыйлыкка  күчте.

Реклама

Адельша  абый  мәктәптә тарих  һәм  тел  фәннәрен  укыту  белән  укучылары  арасында  зур  абруй  казанды. Бигрәк  тә  ана  телебезне, татар  теле һәм әдәбиятын, аның  матурлыгын, тамырлары  ерактан  һәм  дәвамлы икәнен укучыларына  тәфсилләп  аңлатып  бирә  алды.  “Ана  телен  камил  белгән  кеше  киләчәктә  нинди  телне  дә  өйрәнә  ала.  Ана  теле  яшәешнең  төп  алгоритмы!” - дия  иде. Бу  аның  методик  постулаты  иде.

Адельша  абый  мәктәбебездә  беренчеләрдән  булып нәсел  тарихын  белүне, нәсел  шәҗәрәсен  төзүне  өйрәтеп  биремнәр  бирде. Иске  зират  өстендәге  кабер  ташларын  укырга төләүчеләргә  гарәп  хәрефләрен  өйрәтте. Уку  елы  әйләнәсендә  факультатив рәвештә  әдәбият  түгәрәге  оештырып  җибәрде. Теләге  булган  һәр  укучы  өстәмә  дәресләр алып, шигырьләр,  хикәяләр  язарга  өйрәнде.  Түгәрәккә  йөргән  укучылар  күбесе  татар  теле  укытучылары,  җурналистлар  булдылар. Без,  авылдан  чыккан  каләм  тибрәтүчеләр,  һәр  очрашкан  саен,  остазыбызны искә  алып  рәхмәтләр укыйбыз, еллар  узган  саен аңа булган  ихтирамыбыз  арта  бара. Ул  безгә  шигырь язуны гына түгел, шигъри  телнең  хисләребезне аңлату, җаныбызның  аһәңе  булуын, моңның, көйнең, музыканың  нигезен  аңларга  да  өйрәтте. Рәхмәт  аңа.  Зур  рәхмәт!

Адельша  абыйны  укучылары һәм авылыбыз кешеләре әтисенең исемен  кушып олыламадылар. Анарга  барысы  да  якын  күреп  “абый”  дип  дәштеләр.  Хәзер  дә  шулай  искә  алалар. Мин  аңарга  бу сүзне  зур  хәрефләрдән  төзеп  “АБЫЙ” дияр  идем. Ул,  бүген  дә  актуаль  булган, туган  телебезгә, ана  теленә  рухи  васыять  итеп  клдырган  чын  мөгаллим  иде. Аны  искә  алып  язылган  язмам авылымның  асыл  улы – Адельша  абыйга  дога  булып  барсын  иде!    

1968нче  елда  Яңа  Кәкерле  сигезъеллык  мәктәбен  тәмамлаган  укучылар  исеменнән: Азат  Вахитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X