Осталык – уңганлык нигезе
Язмам герое да Галина Васильевна Кудряшова яшьтән үк әбисе һәм әнисе үрнәгендә чигәргә өйрәнгән.
Чувашия Республикасы Яльчик районының Шемалаково авылы кызы ул үзе. Галина үскән чорда тегү-чигү эшләрен белмәгән кыз уңган булып саналмый, шуңа да әби-әниләр кызларын яшьтән үк чигү алымнарына өйрәтәләр, хуҗабикә булырга әзерлиләр.
Авылдагы мәктәпне тәмамлаган кыз Тәтеш педагогия көллиятендә белем ала һәм юллама буенча районыбызның Чуваш Бизнәсе авылына башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак кайта. Биредә Виктор Александрович белән танышалар һәм күп тә үтми гаилә коралар, авылда төпләнеп калалар. Тигез тормышта ике ул тәрбияләп үстерәләр. Шул чорда Чебоксар дәүләт педагогия университетының психология-педагогика һәм аннан соң тарих һәм юриспруденция факультетларын да тәмамлый Галина Васильевна.
Мәктәпкә кайтып эшли башлавының беренче көннәреннән үк ул балалар белән төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә, җентекләп милли биюләр өйрәнәләр алар. Ә киемнәр җитешми, аеруча чуваш халкының милли киемнәре белән проблема. Шуңа да Галина тагын бер түгәрәк оештыра. Чуваш милли киемнәренә узорлар төшерә башлыйлар алар. Бу өлкәдә бик күп китаплар, журналлар яздырып алып укый. Аеруча “Халык мәктәбе” журналы нык ярдәм итә, чөнки анда булачак эшләнмәнең схема-рәсеме дә күрсәтелгән була. Әлеге схема-рәсемнәргә карап Галина башлап эшләнмәне үзе ясап карый, аннан балаларга тәкъдим итә.
Балалар белән беренче кул эшләнмәләрен алар 2009 елда иҗат итәләр – бу бисердән ясалган кечкенә генә куакчыклар һәм чәчәкләр була.
- Шундый матурлык тудырулары балаларга да бик ошады, алар тагын да тырышыбрак, канатланып иҗат итә башладылар. Энә, бисер белән чигү - алар өчен бик кызыклы, мавыктыргыч булды. Балалар үзләренә хас пөхтәлек, төгәллек белән һәр әйберне камиллек дәрәҗәсенә җиткерергә, түземле булырга тырышалар, иренмиләр,-ди Галина Васильевна.
Бүгенге көндә Чуваш Бизнәсе башлангыч мәктәбе-балалар бакчасында 34 бала тәрбияләнә, 20 бала – мәктәпкә, 14 бала исә бакчага йөри. Балалар бакчасы полилингваль, ягъни биредә өч: татар, чуваш һәм рус телләре өйрәнелә. Мәктәп укучылары чигү түгәрәгендә шөгыльләнә.
2021 елда чуваш халкының милли баш киеме булган тухъяны ясап карыйлар, уңышлы килеп чыга. Галина Васильевна әйтүенчә, тухъяны ясау чыгымлы эш, аңа бик күп тәңкәләр кирәк. Бер тухъяны ясау, мәсәлән, аңа алты мең сумга төшкән.
Бисердән ясалган эшләнмәләре белән башлап алар районда оештырылган күргәзмәләрдә катнашалар, аннан республика күләменә чыгалар. Агымдагы елда алар Казанда “Елларны тоташтыручы җеп" дип исемләнгән халык сәнгать мәдәнияте һәм кәсепләре күргәзмәсендә катнашканнар. Анда Галина Васильевна укучылары Софья һәм Кристина Карабаевалар белән бергә чуваш милли бизәкләрен чигү һәм бисер белән станокта эшләү буенча мастер-класс күрсәткәннәр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов алар белән истәлеккә фотога төшкән.
30 августта Казанда Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтү чарасында да катнашу бәхете насыйп булган Галина Васильевнага. Ул “Казан Кремле” музей-тыюлыгында, Манеж залында оештырылган күргәзмә була. Биредә 29 августтан 3 сентябрьгә кадәр “Елларны тоташтыручы җеп” күргәзмәсе эшли, анда Галина Васильевна ясаган чуваш милли баш киемнәре һәм бизәнү әйберләре дә урын алган.
Сентябрь урталарында Казанда үткән Чүпрәле районы мәдәнияте көннәрендә, чуваш милли сөлгесен чигү акциясендә дә катнаша ул.
Тәҗрибәле мөгаллим “Казан Экспо”да 20-22 сентябрьдә Kazan Digital Week кысаларында узган халык сәнгать кәсепләре эшләнмәләре күргәзмәсендә катнашып, үзенең һәм укучыларының эшләрен тәкъдим итә, шулай ук, милли баш киемнәре ясау өлкәсендә белем бирү процессының ничек тормышка ашырылуы турында сөйли.
2021 елда түгәрәк кысаларында ясалган кул эшләнмәләре белән алар 500 мең сумлык Грант оталар. Грант акчаларына исә мәктәп-бакчага милли костюмнар тектерәләр, гади, төсле принтер, интерактив такта, чуваш телендәге уку китаплары һәм башка кирәк-яракларны сатып алалар.
2022 елда исә чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы буларак катнашып, 50 мең сумлык Грант отуга ирешәләр. Әлеге акчаларны кул эшләнмәләре өчен кулланыла торган бисер, станоклар сатып алуга тоталар.
Галина Васильевнаның тырыш, намуслы хезмәте төрле елларда Мактау Грамоталары белән бәяләнә. Ул “РФ мәгарифе отличнигы” билгесенә ия, хезмәт ветераны исеменә лаек була.
Бүгенге көндә Галина Васильевна җитәкләгән түгәрәктә алты бала: Софья һәм Кристина Карабаева, Карина Захарова, Дарья Ильбикина, Ольга Мартынова һәм Константин Мартынов шөгыльләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев