Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Әни кебек ягымлы ул Фәймә апа!

6 ел буе сыйныфка иртүк кереп хәлләребезне белгән, дәрестән соң алып калып әдәп-әхлакка өндәгән, берәр төрле ярамаган эшебез булса шундук өйгә килеп җиткән укытучыбыз Фәймә апа Зәйнуллина турында язасым килә.

“Әни кебк ягымлы ул” дидем. Без инде үзебез дә олы кешеләр хәзер. Оныклар тәрбияләшәбез, үз балаларыбызга канат куеп, оябыздан очырдык. Кайберләребезнең әниләре дә вафат. “Әни” дигәндә хәзер шушы Фәймә апабыз да күз алдына килеп баса. Безнең сыйныфта 27 укучы иде (Марс урта мәктәбенең 1981 елгы “а” чыгарылыш сыйныфыннан без). 27 укучының 27 төрле тормышы-көнкүреше, характеры булган бит инде. Һәм бер безнең сыйныфка гына да җитәкчелек итмәгән бит инде Фәймә апабыз. Безгә кадәр дә, бездән соң да булган ул 6шар ел буе җитәкчелек иткән сыйныфлар 40 елга якын педагоглык итү вакытында.

Бер йөрәкләнми иде апабыз, кычкырмый, тавыш күтәрми. Акрын гына, кайвакыт оялта-оялта аңлата иде. Татар әдәбияты дәресләрендә 45 минут бер минут кебек үтеп китә иде. Чөнки Фәймә апа үзе белән әдәби геройөлар янына алып китә белә иде. Ниләр генә өйрәнмәдек, без кызлар, аңардан! Апабыз гаиләсендә дә гомере буе шофер булып эшләгән тормыш иптәше Илдус абыйга юл күрсәтеп торучы хатын, ике улына терәк була белгән әни дә иде. “Иде” диюем Илдус абый бүген юк инде. Ә уллары, шөкер, апабызны хөрмәтләп яши беләләр.

Реклама

“Укытучы” дибез. Безнең вакытта бөтенләй башка иде шул укытучының роле дә, бала күңелендәге дәрәҗәсе дә. Шөкер әле шундый вакытта яшәгәнбез, шөкер Фәймә Зәйнуллина кебек безнең өчен җан атып яшәгән укытучыларыбыз булган. Рәхмәт аңа, рәхмәт шундый укытучыларга!

Наилә Камалетдинова, Алсу Хисамова, Наилә Зәйнуллина һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев