Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Наталья Кузнецова: "Әни булу - нинди бәхет"

28 ноябрь – Әниләр көне

Безнең заманда биш бала тапкан әниләрне герой дияр идем мин. Финанс яктан бала үстерү бер кыен булса, рухи, физик яктан да бала тәрбияләү җиңел эш түгел. Ә менә Иске Элмәле авылында гомер итүче Наталья һәм Владимир Кузнецовлар гаиләсе тәвәккәлләгән һәм бу гамәлләренә бер дә үкенмиләр...

Наталья тумышы белән Чувашия Республикасының Цивильск районы Синьялы авылыннан. Наталья белән Владимирның танышулары да гадәти булмый. Наталья сөйләвенчә, алар бер-берсе белән Чебоксар шәһәрендә нәшер ителүче “Тантыш” газетасы аша танышалар. Ул заманда әле бүгенге кебек мобиль телефоннар да, интернет челтәрләре дә булмый, яшьләр башлап хат аша аралаша башлыйлар. Аннан Владимир түзми, кызны якыннан күрү өчен Чувашиянең Цивильск районына юл тота. Биредә Владимирны Натальяның әти-әнисе дә бик җылы каршы ала. Яшьләр дә якыннан күрешеп, бер-берсен ошаталар. Аннан Владимир Натальяны да туган авылы, туганнары, әти-әниләре белән якыннанрак таныштыру өчен үзе белән Иске Элмәлегә алып кайта.

- Булачак кайнанамны да, кайнатамны да бер күрүдә үз иттем, авылны да яраттым. Озак уйлап тормадык, үз авылыма кайтып, эшемнән гариза язып киттем дә, Владимир белән өйләнешеп тә куйдык һәм бу гамәлемә беркайчан да үкенгәнем булмады,-ди Наталья ул вакытларны искә алып.

Яшь гаилә Иске Элмәле авылында төпләнеп тә кала. Башлап кечкенәрәк бер йортта яшәсәләр, соңрак тәвәкәлләп, үзләренә яңа йорт өлгертә башлыйлар алар. Бер-бер артлы балалары Анна, Владислав, Алина, Владимир һәм Вера дөньяга аваз сала. Олы кызлары Анна бүгенге көндә Чабаксар шәһәрендәге шәфкать туташлары әзерләүче колледжда белем ала, уллары Владислав исә район үзәгендәге техникумда эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Кызлары Алина район үзәгендәге лицейда, 6 сыйныфта укый. Владислав белән Вера авылдагы Иске Элмәле башлангыч мәктәбе-балалар бакчасына йөриләр.

- Олы кызыбызның колледжда, улыбызның техникумда белем алуларына куанып туялмыйбыз. Яшь вакытта үзебезгә укулар насыйп булмаганга, безнең өчен икеләтә бәйрәм булды аларның укулары. Улыбыз Владислав быел балалар бакчасындагы әзерлек төркемендә шөгыльләнә. Икенче елга 1 сыйныфка барырга җыенабыз,-ди Наталья.

19 ел иңгә-иң куеп яшәү дәверендә гаиләгә төрлесен күрергә туры килә, язмыш аларны төрлечә сыный. Уллары Владиславның мөмкинлеге чикләнгән булып тууын да алар үзләренә Аллаһы тарафыннан бирелгән бер сынау буларак кабул итәләр һәм балаларын тернәкләндерү өчен бөтен көчләрен куялар.

Реклама

Наталья башлап район үзәгендәге “Гастроном” кибетендә эшли. Районда кулланучылар җәмгыяте бетеп, кибете дә ябылганнан соң ул район почтамтына газета һәм хатлар таратучы булып урнаша. Әлеге хезмәтне менә ул дүртенче елын башкара. Без нәшер иткән “Туган як”, “Таван ен” газеталарының абунәчеләребезгә вакытында барып җитүендә дә Натальяның өлеше зур.

-  Эшемне яратып башкарам. Минем участокта Иске Чүпрәле авылының берничә урамы һәм Иске Элмәле авылы. Газеталарны почтага барып алганнан соң аларны өләш-өләшә өйгә кайтам. Кеше газетага язылган икән, яңалыкларны да укып тиз арада танышырга тиеш, дип уйлыйм. Шуңа да вакытында өләшергә тырышам почтаны,-ди Наталья.

Эштән соң өйдә дә Натальяны “тавык та чүпләп бетерәлмәслек” мәшәкатьләр көтә. Мал-туар да күпләп асрыйлар, җәен каз-үрдәген, чебиен дә үстерәләр алар.

- Әлбәттә, минем һәр эшемдә тормыш иптәшем Владимир, балаларым да ярдәм итәләр. Аннан соң авылда да хәзер шәһәрдәгечә яшәргә мөмкин бит. Хөкүмәтебез дә балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтә. Икенче баламны тапканнан соң Ана капиталы алган идек, яңа йортыбызны төзеп бетерергә менә дигән ярдәм булды ул. Хәзер менә бөтен уңайлыклары булган яңа өебездә яшибез, бәдрәфкә кадәр өйдә, яңа мунча өлгерттек. Авылга чишмә суы килде, өебезгә аны да тоташтырдык. Рәхәтләнеп яшә генә,- ди Наталья.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X