Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Мунчәли авылында гомер кичерүче Рокыя Хәйретдинова – сугыш чоры баласы

Әтисе Алиулла агай сугышка киткәндә биш кенә көн була аңа.

 

Сигез балалы гаиләдә дүртенче бала булып туган Рокыя апаның балачагы җиңелләрдән булмый. Әтиләре 1943 елда куллары, аяклары яраланып, сугышка яраксыз булып әйләнеп кайта. Рокыя апага да дүрт сыйныфны тәмамлаганнан соң укулар насыйп булмый, колхозга эшкә килә. Башлап төрле эшләр башкарган кызга соңрак сыерлар группасын тапшыралар. Ул вакытта бөтен эш тә кул көче белән башкарыла, группада 25-30 сыер була, малларга азыгын да кертәләр, суны да ташып эчертәләр. Шулай да сынатмый ул, әкренләп мул итеп сөт саву серләренә төшенә, алдынгы урыннарга чыга.

Район сыер савучылары арасында 1 урынны яулап, Буадагы алдынгылар слетында катнаша. Ел саен Сабантуй мәйданына чакырып та, алдынгылар слетында да бүләклиләр Рокыя апаны. Әле бит сыер саву гына түгел, ул елларда җәен колхоз хатын-кызларга 5әр гектар чөгендер дә бүлеп бирә. Иртән сәгать дүрттә торып, группасындагы сыерларын савып кайта Рокыя апа, аннан соң чөгендер басуына китә. Кичен исә кичке савымга йөгереп кайта. Аннан соң исә тавык та чүпләп бетмәслек өйдәге эш көтеп тора.

- Менә шулай, өйдән - фермага, фермадан - өйгә, аннан чөгендер басуына йөгереп гомер үтте инде. Аллага шөкер, гомерем буе кеше арасында булдым, эшләгәнебезгә түләделәр, хөрмәтләделәр,-ди үткән елларны хәтерендә яңартып Рокыя апа.

Лаеклы ялга чыкканнан соң да әле Рокыя апаны эшеннән җибәрәселәре килми, дүрт ел сыер сава әле ул тагын. Рокыя апаның намуслы, фидакарь хезмәте “Социалистик хезмәт ударнигы” медале, Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бәяләнә. Хезмәт ветераны исеменә лаек була, 1980-85 елларда авылда депутат итеп сайлана.

Реклама

Тормыш иптәше Ирфан абый белән биш бала тәрбияләп үстерәләр, 53 ел бергә гомер кичерәләр. Ирфан абый колхозда ветеринария табибы була. Бүгенге көндә Рокыя апаның 12 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар.

- Көндез ишегем бер дә ябылып тормый, авылдагы балаларым, оныкларым, туганнарым, дусларым хәлемне һәрдаим белешеп торалар, рәхмәт аларга. Өйдә бөтен уңайлыкларны булдырдылар балаларым. Ирфаным гына иртәрәк бакыйлыкка күчте шул, рәхәтләнеп яшисе иде бит әле,-ди Рокыя апа.

Рокыя апа биш вакыт намазын укып, дини йолаларны үтәп яши. Олы юбилее уңаеннан да ул дини мәҗлес үткәрде. Аны олы юбилее белән тәбрик итәргә балалары, оныклары, туганнары, дуслары килгән иде. Бу көнне юбилярны район ветераннар советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин, Мунчәли авылы ветераннар советы рәисе Кадрия Хисаметдинова да котлады. Кунаклар юбилярга район ветераннар советы исеменнән котлау открыткасы һәм Рәхмәт хаты, чәчәкләр һәм бүләк тапшырдылар, сәламәтлек, бәхет теләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X