Мунчәли авылының уңган егете бәрәңге үстерә
Әмма бәрәңге үстерү, аннан мул уңыш алу җиңел эшләрдән түгел.
Аны корткыч бөҗәкләрдән сакларга, колорадо коңгызына каршы эшкәртергә, чүбен утарга, төбенә туфрак өяргә... кыскасы, әллә ничә төрле хезмәт башкарырга кирәк. Соңгы елларда авыл хуҗалыгы оешмалары бәрәңге игү белән бик мавыкмый башладылар. Шул ук вакытта бу эштән курыкмаган эшмәкәрләр бар. Алар бәрәңге үстереп, сәүдә итәләр, табыш та алалар.
Мунчәли авылында яшәүче Марсель Илфан улы Хәйретдинов нәкъ менә шундыйлардан.
Язмам герое әйтүенчә, ул бәрәңге игү белән моннан 25 ел элек үк шөгыльләнә башлаган. Районда бәрәңге игү буенча беренче фермер булган.
— Эш башлаганда җиребез аз иде — 7 гектар гына. Бәрәңге белән берлектә кыяр, суган, помидор да үстереп карадык. Кыяр белән помидорның уңышын беркая да илтеп булмады, аларны игүдән баш тарттык. Ә бәрәңгене алалар. Ул элек тә «икенче икмәк» булган, бүгеннәрдә дә шулай,-дип сөйли Марсель.
Еллар коры килгәндә уңышы белән әлләни куандырмаган вакытлар да күп булган.
— Безнең эштә шулай инде ул — я уңасың, я туңасың. «Убытокка» эшләгән вакытлар да булды. Әмма башлагансың икән, чигенмәскә кирәк, дигән принцип белән эш итәргә тырышам, -ди эшмәкәр.
Һәр башлангычында аңа гаиләсе булыша икән.
— Әле дә хәтеремдә, өйләнешкән еллар гына, өч балабызның олысына нибары 3 яшь, аннан соңгы игезәкләребезгә 2 яшьләр чамасы. Тормыш иптәшем белән бәрәңге җирен чүп үләннәрдән арындырырга (кәтмәнләргә) киләбез. Палатка корып, балаларны шунда урнаштырабыз. Балалар көне буе безне күзәтеп утыралар иде,-дип хатирәләре белән дә уртаклашты Марсель Хәйретдинов.
Ул көннәр, әлбәттә, артта калган. Бүгенге көннәргә гектарлар саны да 18гә җиткән, махсус техника да булдырылган, балалар да үсеп җиткән. Әмма бәрәңге шундый культура, кул көче барыбер дә кирәк булып кала. Без килгәндә дә басуда 20ләп хаты-кыз бәрәңге чүпли иде. Быел 1 гектар мәйданнан 10 тонна бәрәңге чыккан. Һава торышы яхшы килгән елларда 1 гектардан уртача 35-40 тонна алганын да әйтә эшмәкәр.
Үстерелгән уңышны вакытында сатып калырга да тырышалар, сатканнан артканын исә саклауга куялар. Бу культураны саклауның катлаулы булуы да һәркемгә мәгълүм: дымлылык артмасын, салкын кереп өшемәсен, җилләнсен һ.б., һ.б.
Соңгы елларда Марсель фермер хуҗалык белән җитәкчелекне улы Марска тапшырган.
— Күпчелек эшне Марс башкара, үзем исән булганда барысына да өйрәтеп калдырасым килә, -ди бу уңайдан фермер хуҗалыгы башлыгы.
Бәрәңге чүпләүчеләр белән дә гәпләшеп алдык. Араларында Чуваш Бизнәсе, Татар Төкесе, Иске Чүпрәле авылларыннан, Мунчәлинең үзеннән килүчеләр дә бар.
— Без апа белән Татар Төкесеннән киләбез. Икебез дә пенсионерлар. Монда исә көненә 2000 сумга якын акча эшлибез. Лаеклы ялда булган кеше өчен анысы да бик зур ярдәм. Фермерга да файдабыз тия, безгә дә файда. Төшке аш бирәләр. Аш та, боткалар да, тәм-томнар, хәтта кавын-арбузга кадәр бар,- ди Татар Төкесе авылыннан Тәскирә апа Фаризова.
Авырлыкларга карамастан башлаган эшеннән чигенмәгән Марсель-фермерга һәм башка шундый эшмәкәрләргә эшләрендә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев