Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Мунчәли авылында гомер итүче Фатыйх абый Камалетдинов 45 ел машина йөртә

Машинада утырып кына йөргән кеше бу эшне җиңел дип уйлый.

«Һи, нәрсәсе бар инде аның?! Туры барсаң — рульне туры тотасың, уңга булса — уңга, сулга булса — сулга. Туктарга тормоз педале бар, бетте-китте», диючеләр шактый күп.

Ә менә Мунчәли авылында гомер итүче Фатыйх абый Камалетдинов шофер һөнәрен катлаулы да, җаваплы да, ди. Ул 45 ел машина йөртеп, лаеклы ялга чыга.

—Шофер өчен иң мөһиме — техниканың төзек булуы кирәк. Калтыр-колтыр эшләгән машина белән юлга чыксаң, фаҗигагә очравыңны көт тә тор! Моннан тыш, шофер ул үз тормышы өчен генә түгел, янында утырып баручы пассажир, юлдагы җәяүлеләрнең гомерләре өчен дә җаваплы,-ди Фатыйх абый.

Әлеге һөнәрне сайлавын гади итеп кенә аңлата.

Бала вакытта, без ир-балалар өчен ике генә һөнәр бар иде: я тракторчы, я машина йөртүче. Укытучы апа сорагач та, шофер булам диюем истә тора, -ди.

Бу көннәрдә тәҗрибәле шоферга 85 яшь тулды. Ветеран шоферны котларга район хакимиятеннән Башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый үсеш, финанслар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча урынбасары Илмир Измайлов һәм Матак авыл җирлеге башлыгы Владимир Шумилов, шулай ук ветераннар оешмасы вәкилләре килделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Элек елларда Матак авылында колхоз рәисе вазифасын башкарган Рөстәм Хамидуллин Фатыйх абыйның үз эшен һәрвакыт җиренә җиткереп башкаруын сөйләде.

—Фатыйх абый тырышлыгы һәм профессиональлеге бәрабәренә хезмәттәшләренең хөрмәтен яулады, күп бүләкләр алды, шул исәптән бронза медальләр һәм Мактау грамоталары да шактый. Аның хезмәт тормышы — тугрылык һәм фидакарьлек үрнәге. Хезмәт кенәгәсендәдә бер генә язма — шофер,-диде ул.

—Иртәнге өчтән-дүрттән чыгып китеп, язгы, көзге балчыкта, кышын, буранлы көннәрдә машинаны кардан чистартып йөргән вакытлар аз булмады. Җәйге челләдә иртәдән кичкә кадәр кабинада йөргән көннәр дә күп булды. Элек бит кондиционерлар юк иде. Хәзер генә ул техникада бөтен уңайлыклар бар, — ди Фатыйх абый.—Юллар көч биргәндер күрәсең — руль артында йөрергә бик яратттым.

Фатыйх абый Мунчәли авылында туып-үсә. Тормыш иптәше белән алар 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары да әтиләренең юлын дәвам иттерәләр.

Юбилей хөрмәтенә әтисенә сюрприз ясап, улы Сургуттан кадәр кайтып төшкән.

—Соңгы минутка кадәр белгертмәде. Мин бик шат һәм бәхетле,-ди юбиля, улын кочаклап.
Юбиляр бүгенге көндә дә тик тормый. Йорт тирәсендә эшләп керә. "Паспорт кенәгәсен бер дә ачып карыйсы килми шул әле",-ди ачык күңелле авыл агае.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев