Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Мөхтәрәм зат, хөрмәтле хатын-кыз- Ана

Һәр авылның мөхтәрәм кешесе, акъәбисе, тере тарихы була. Иске Чокалы авылында яшәүче Фирүзә Нуретдин кызы Усманова да – шундый кеше. 25 ел гомерен дин юлына багышлаган мөхтәрәм зат, хөрмәтле остабикә  ул.

Фирүзә апаның урыны түрдә, гөлләр арасында.  Без килгәндә дә кулына дисбесен, Коръәнен тотып, шушы гөлләр арасында, илгә-көнгә изге догаларын укый иде ул. Сөбеханалла, быел 85 яшен  тутырачак булса да, хәтере әйбәт, зиһене дә менә дигән үзенең!

«Без күрмәгән калмады»

– Бик авыр яшәдек без, эшләмәгән эш тә, күрмәгән дә калмады, - дип сөйләп китте Фирүзә апа. – Әтине сугышка алып киткәндә әни биш бала белән кала.  Миңа ул чагында 4 яшь булган. Шуңа да әтинең китүен әлләни хәтерләмим. Ә менә сугыштан кайтуы күз алдымда тора. Тик әтиле булып яшәү безгә насыйп булмады. Әни алтынчы балага йөкле калды, кайтуына 5 ай үткәч, әти үлеп китте.   Шулай итеп, тормыш йөген кайсыбыз ничек булдыра, шулай тартырга калдык.

Фирүзә апа сөйләвенчә, ул үзен белә башлаганнан бирле бер эштән дә калмаган. Башлап сеңлесе белән әниләренә сельпо конторасын ягып җылытырга булышырга йөрегән. Аннан колхоз ашханәсендә эшчеләргә аш ташышырга ярдәм иткәннәр, авыл кибетләренең идәннәрен юганнар. Эшнең ниндиеннән дә чирканып тормаганнар, көндәлек тамак ялгарлык ризык булсынга, барысына да җиң сызганып тотынганнар.

–Ул елларның үзәккә үткәне - алабута ипие иде. Яз башында җир кар-боздан арынуга ындырга черегән, туңган бәрәңге җыярга чыга идек. Әниләр алардан “чөпә”  -  черек бәрәңгене изеп  күмәч пешерә иделәр. Ачлыкны бик яхшы күрдек, тик әни безне ипи сорандырып йөртмәде. Бик уңган булды. Аяклары шешеп, сөякләре чыкса да, бер эштән дә калмады, сыер асрады, безне дә эшсез тотмады.

Җиделе лампабыз бар иде. Шуның яктысына мич буенча кичләрен җыелышып утыра идек. Күрше Сәхиб әби керосин артыннан керә иде дә: ”И, бәбкәләрем, аркаларыгыз бигрәк җылы”, дип сыйпап чыга иде. Ул чагында берәр кемдә ут яктысы күренсә, ут алырга йөреш иде. Бездә ут сыерыбыз булганга бар - әни сөт, май биреп керосин ала иде...

Хезмәт еллары, тормыш юллары...

Фирүзә апаның, хезмәт юлларына килгәндә, аның  авылда балалар бакчасы ачып, шунда эшләвен  әйтергә кирәк. 1970нче еллар була ул. Балалар күп, тамагы булса да туеп кайтыр, дип авыл халкы нарасыйларын бик теләп китерәләр бакчага. Шул балалар бакчасына күпбалалы гаиләдән йөргән бер кыз әле дә булса үзенең тәрбиячесен онытмаган - еллар үткәч Фирүзә апасына  ефәк тукымалан тегелгән күлмәк кайтарган.

Остабикәбезнең  күпчелек гомере  кибеттә сату итү белән дә бәйле. Аңа ул 15-16 яшьләрендә керешә. Хезмәт хакын аз-маз түләсәләр дә, стажга язылмый кала ул еллар. Бары тик 18е тулганнан соң гына хезмәт кенәгәсе ачыла. 1990 нчы елга кадәр эшли Фирүзә апа авыл кибетендә. Дәүләт заданиесе буенча йомырка, сөт, йон, 40ар кг ит тә җыялар.

Реклама

Авылдашы Мирзаҗан белән алар алты балага гомер бирәләр. Төпчекләре яшьли авырудан үлеп китә. Мирзаҗаны да 2000 елда бакыйлыкка күченә.

Олы янгын хәсрәтен дә кичерәләр. 80нче елларда төп нигездән күченеп чыккан йортларыннан берни калмый–өр-яңадан өй җиткезергә мәҗбүр булалар.

Фирүзә апа бүгенге көндә улы Илдар, килене Зәлифә белән яши. 10 оныгы, 12 оныкчыгы күркәм нәселнең дәвамчылары булып тора.

ДИНЕБЕЗНЕ ХӨРМӘТЛӘП

Дин юлына килгәннән бирле, бер көн калдырмыйча ураза тота, намазларын укый,олыгайган көнендә  хаҗ кыла Иске Чокалы авылының күркәм ханымы.

25 ел дәвамында авылдашлары үткәрә торган Коръән ашында, барлык мәҗлесләрдә  мөхтәрәм кунак, алыштыргысыз абыстай да ул. Алар йортының ишеге ябылып тормый: кемдер кунакка чакыра, кемдер сәдака китерә, хәл-әхвәл белешә, киңәш сорый.

Бәхетле картлыгын да Ходай биргән бүләк дип кабул итә Фирүзә апа. “Җәннәт әниләрнең аяк астында” дигән гыйбарәне тормыш девизы иткән кызлары, уллары да аны бала урынына куеп тәрбия итәләр.

–Тормышлар матур хәзер, яшисе килеп кенә тора. Без күргәннәр бүтән кабатланмасын,-дип догаларын укый Фирүзә апа Усманова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X