Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Милиция сафларында чыныккан

Бу һөнәр ияләре бәйрәмнәрдә беркайчан да хатыннары, балалары, якыннары, дуслары белән булганнары юк. Чөнки алар һәрвакыт көчәйтелгән режимда  безнең тынычлыгыбызны, җәмәгать иминлеген саклыйлар.

Сүзнең нинди һөнәр ияләре турында барганлыгын аңлагансыздыр инде. Күпләр күңеленә ул Милиция көне дип кереп калган. Ә хәзер 10 ноябрь Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне дип атала. Быел полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен 99нчы тапкыр билгеләп үтәчәкләр.

Эчке эшләр бүлегендә хезмәт куйган милиция ветераннарыннан Владимир Албутов турында иң җылы сүзләр генә ишетәсең. Бүлектә төрле җаваплы хезмәтләр башкара, берүк вакытта районның прокуратура, суд һәм эчке эшләр бүлеге коммунистларын берләштергән партия оешмасын да җитәкли.

Рәшит Фәтхуллов

1974 елда армия хезмәтен Саратовтагы югары хәрби авиация училищесында механик буларак тәмамлап кайткан егетне комсомол юлламасы белән эчке эшләр бүлегененң автоинспекция бүлекчәсенә эшкә алалар. Ул елларда ВЛКСМ комитеты аша эшкә урнашу зур дәрәҗә иде һәм ул күпләргә тәтемәде дә. 1976 – 1977 елларда Оренбургтагы милиция мәктәбендә юл-патруль хезмәте инспекторына укып кайта һәм алты ел дәвамында юл-патруль хезмәтендә өлкән инспектор һәм дәүләт автоинспекторы вазифаларын башкара. Егетнең тырышлыгын һәм намуслы хезмәтен күреп алган җитәкчеләр аңа тагын да җаваплырак эш – җинаятьчеләрне эзләү инспекторы вазифасын тапшыралар. “Миңа ул вакытта әлеге хезмәт начальнигы Александр Шишкин белән бергә эшләргә туры килде. Аның тапшырылган эшне үрнәк башкаруы, һөнәри осталыгы һәм “тимерне вакытында суга белү” осталыгы сокландыра иде. Әлбәттә, җинаятьчеләрне эзләү хезмәте аерым һөнәри тәҗрибә таләп итә торган эш ул. Монда җинаятьче белән йөзгә-йөз очрашканда да кыю һәм санаулы секундлар эчендә дөрес карарга килү шарт. Мин бүген дә әлеге хезмәтне үтәүче егетләргә уңышлар гына телим”.- ди отставкадагы милиция капитаны Владимир Иванович. Берничә елдан соң аны район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары – дежур инспектор вазифасына күчерәләр. Шул елларда аны прокуратура, суд һәм эчке эшләр бүлегендә эшләүче 25ләп коммунистны берләштергән партия оешмасына секретарь итеп сайлыйлар. “Оешманы партия өлкә комитетыннан еш тикшерәләр иде. Әмма Владимир Албутов җитәкләгән чорда бер генә кимчелек тә таба алмадылар. КПСС сафларын лаеклы кандидатлар белән тулыландыру һәм коммунистларның авангардлык ролен күтәрү буенча нәтиҗәле эш алып барылды”,- дип сөйли үзе дә эчке эшләр бүлегенә КПСС Өлкә комитеты юлламасы белән килгән Фарис Шакиров. Ике дистә елга якын гомерен милиция хезмәтенә багышлаган Владимир Албутов эш стажы буенча лаеклы ялга чыкканчыга кадәр бүлектә штаб начальнигы хезмәтен дә башкара. Эчке эшләр бүлегендәге намуслы хезмәт күп мәртәбә Мактау Грамоталары, медальләр һәм күкрәк билгеләре белән билгеләп үтелә, “Хезмәттәге аерымлылыгы өчен” 1, 2 һәм 3 дәрәҗәдәге күкрәк билгеләренә лаек була. Милиция хезмәтеннән киткәч тә Владимир Албутов районның газ эксплуатацияләү службасында диспетчер булып эшли. Эчке эшләр бүлегендә чыныгу алган отставкадагы капитан монда да үзен үрнәк яктан гына таныта, бик күп Рәхмәт хатларына, Мактау Грамоталарына, истәлек бүләкләренә, медальләргә лаек була. Гаиләдә дә ул хөрмәтле кеше. Хатыны Лариса белән ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Икесе дә Чабаксар дәүләт университетын тәмамлап югары белем алдылар, ике оныклары бар.

-Безнең башлангыч ветераннар оешмасында 40тан артык өлкән кеше исәптә тора. Аларның күбесе эчке эшләр бүлеге белән даими элемтә тота. Владимир Иванович та яшь хезмәткәрләрне патриотик рухта тәрбияләүдә үзеннән лаеклы өлеш кертә,- ди ветераннар советы башлыгы Ф.Шакиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев