Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Мөгаллимә Роза

Роза Әһлиулла кызы Юсупованың бар гомере район тормышы белән бәйле.

Аның әнисе Мәфтуха Абдулла кызы Башкортстанның Аургазы районындагы Кечкенә Ибрай авылыннан, әтисе Әһли Гатаулла улы Кукмара районының Ядегәр авылыннан булып, язмыш аларны Украинаның  Донецк өлкәсендәге Артемовск шәһәрендә, партия мәктәбендә таныштыра һәм кавыштыра. Яшь гаилә партия мәктәбен тәмамалаганнан соң, Казан шәһәренә кайта. Икесе дә 1928 елдан бирле партия сафларында булган ир- белән хатынны партия Чүпрәле районына җибәрә. Бу вакытта кызлары Розага дүрт яшь була.

Әти “Коммунар” газетасы редакторы иде. Типография һәм редакция  хәзерге “Ак Барс” банкы урынында иде. Еш кына әти янына барып, хәреф җыючыларның берәм-берәм хәреф чүпләп сүзләр җыюларын, аларны калыпка салуларын күзәтә идем, -дип сөйли Роза ханым.

-Сугыш башланып, әтиләренең броньнан баш тартып, сугышка китүен, аларны әнисе белән икәүләшеп елый-елый озатып калуларын да бүгенгедәй хәтерли ул. Әһлиулла ага Белоруссияне азат иткәндә һәлак була.

Сугыштан соңгы еллар... Укытучылар җитешми... Розага Тәтеш педагогия училищесына барырга киңәш итәләр. Яңа һәм Иске Задур мәктәпләре – хезмәт биографиясенең башлангычы. Аннары Иске Чүпрәле мәктәбенә күчә һәм, 1956 елдан башлап лаеклы ялга киткәнче, биредә башлангыч сыйныф укучыларына ныклы белем бирүдә көчен һәм энергиясен кызганмыйча хезмәт куя. Эшләү дәверендә читтән торып Казан Дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

-Белемнең төп нигезе башлангыч сыйныфларда бирелә бит. Һәр әти-әни дә ул чорда үз баласын аның сыйныфында укытырга тели иде, - ди хезмәттәше Клара Насретдинова.

Реклама

 Үз гомерендә әллә ничә йөзләгән балага беренче хәреф танытучы да, язарга, санарга өйрәтүче дә була ул. Бүген ул укыткан укучылар арасында район, республика күләмендә танылган укытучылар, табиблар, суд өлкәсендә хезмәт куючылар да шактый. Аның намуслы, фидакарь хезмәте күп санлы Мактау Грамоталары, Рәхмәт Хатлары, “Халык мәгарифе отличнигы” значогы белән бәяләнә.

Аделҗан Алимҗан улы белән гаилә корып, бер кыз һәм өч ул тәрбияләп үстерәләр алар. Балаларының һәркайсына ныклы белем биреп, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәләр.

-Менә хатын-кыз бәхете, ир-ат бәхете, дип әйтәләр бит инде хәзер. Минемчә, бәхет төрләргә бүленмидер. Ул булса- бардыр, булмаса – юктыр. Бары тик шулай гына. Безнең өчен бәхет гаилә тормышын һәм хезмәтне бергә бәйләп алып бару иде. Бүгенге бәхетем исә – укучыларым һәм балаларым, -ди Роза Юсупова.

Юбиляр туган көнен балалары һәм якыннары белән билгеләп үтте. Шулай ук РФ Президенты һәм район башлыгы исеменнән котлаулар кабул итте. Күркәм миссияне Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов башкардылар. Кунаклар юбилярга сәламәтлек, иминлек, туганнарының һәм якыннарының игътибарын теләделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X