Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Лидия әби коляскалы булды

1939 елның 30 ноябрендә башланган совет – фин сугышы 1940 елның 12 мартына кадәр генә сузылса да, кайбер ватандашларыбыз өчен ул авыр сынау чоры буларак тарихка кереп калды.

Шушы елларда Хорновар – Шигали авылының 15 яшьлек кызы Лидиягә мондагы вакыйгалар шаһиты булырга туры килә. Ленинградка эшкә дип килгән кызчыкны да әлеге кышкы бәрелеш читләтеп үтми. Аның кебек йөзләгән яшьләрне сугыш нәтиҗәсендә ике ил чигендә сафтан чыккан тимер юлларны төзекләндерүгә җибәрәләр. Лидия дә олылар кебек үк шпаллар салып рельслар урнаштыруда җиң сызганып эшли. Бөек Ватан сугышын да якташыбыз Ленинградта каршы ала. Аннан соң инде ул туган якларга кайтырга мәҗбүр була. Сугыш елларындагы авырлыкларны ул үз җилкәсендә күтәрә. 1944 елда фронттан яраланып кайткан авылдашы Николай белән матур гына гаилә корып җибәрәләр. Лидия гомере буе туган авылындагы колхозда хезмәт куя. Бер генә көнне дә ял итеп үткәргәнен хәтерләми ул. 31 ел бергә гомер иткән тормыш иптәше көтмәгәндә фават була.

-Әнинең эштән туктаганына да әле 15 ел гына. 80 яшенә кадәр диярлек эшләп йөрде”, - ди Село Уби авылында яшәүче кызы Зинаида ханым. Яшьлектә күргән ачлы – туклы хезмәт олыгайгач үзен нык сиздергән. Хәзер ул үз аяклары белән бөтенләй диярлек атлый алмый. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оешма җитәкчеләре үзләренә беркетелгән сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашу вакытында “Прогресс” муниципаль унитар предприятиесе директоры Евгений Иванцов аңа коляска кайтартуны вәгъдә итә. Ниһаять Зинаида әбинең өмете гамәлгә ашты. Шушы көннәрдә Евгений Николаевич Звезда авылы җирлеге башлыгы Марина Денисова белән берлектә аны Село Убидагы кызы Зинаида тәрбиясендә гомер итүче Лидия әбигә илтеп тапшырды.

Рәсемдә: икенче төркем инвалид Лидия Степанова беренче тапкыр коляскага утырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев