Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Хорновар-Шигали авылында гомер кичерүче Петр Филиппович Беззубовны котладылар

Хорновар-Шигали авылында гомер кичерүче Петр Филиппович Беззубов гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә.

Әтисе Филипп Кондратьевич һәм әнисе Елизавета Алексеевна алдынгы карашлы кешеләр булалар, балаларына тирән белем бирергә, аларда хезмәтне сөю, олыларга ихтирам, кешелеклелек кебек сыйфатлар тәрбияләргә тырышалар. Авыл мәктәбендә 10 сыйныфны тәмамлаганнан соң Петр Филиппович армия хезмәтен үтәп, туган авылына әйләнеп кайта. Ул заманнарда әле илдә партия көчле чак була. Белемгә омтылучан, яңа гына армия чыныгуы алып кайткан егетне район, авыл җитәкчелеге Чабаксар шәһәрендәге партия мәктәбенә укырга юллый. Биредә уку елларында  Петр Филиппович күп кенә яңа кешеләр белән таныша, аралаша, тәҗрибә туплый. Укуы тәмамланганнан соң яшь егетне Хорновар-Шигали авылы мәдәният йортына директор итеп билгелиләр. Эш белән бер үк вакытта ул Саратовтагы партия мәктәбенә читтән торып укырга керә. Һәр эшен җиренә җиткереп башкарырга тырышкан, кешеләр белән тиз арада уртак тел таба, эшне дә яхшы итеп оештыра белгән яшь җитәкчене “Дружба” колхозы рәисе урынбасары вазифасына тәкъдим итәләр. Биредә дә сынатмый ул. 1987 елда исә Петр Филипповичны Звезда авыл җирлеге (ул елларда авыл советы дип атала иде әлеге оешма) башлыгы итеп билгелиләр. Әлеге җаваплы вазифаны ул егерме еллап башкара. Җитәкче вазифаларда зур тәҗрибә туплаган Петр Филиппович үз хезмәтендә һәрвакыт халык киңәшләренә колак салып, ярдәм сорап килгәннәрнең гозерләрен игътибар белән тыңлап, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышкан. Нинди генә вазифалар башкарса да, кече күңелле, ярдәмчел, гади булып кала белгән ул.  Шуңадыр да авылда олысы да, кечесе дә хөрмәт итә аны.

Петр Филиппович тормыш иптәше Галина Александровна белән дүрт балага гомер биреп, аларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иткәннәр. Бүгенге көндә балаларының барысы да гаиләле, әти-әниләренә оныклар да бүләк итәргә өлгергәннәр, инде җиде оныклары үсеп килә аларның. Ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә бу йорт бала-чаганың шат авазларыннан гөрләп тора.  

Авылда ялгызлары гына яшәсәләр дә (балаларының өчесе Ульян шәһәрендә, кызлары Дуанда яшиләр), яшьтән хезмәттә булып, тик торырга өйрәнмәгәннәр алар,  хуҗалыкларында сарыклар, дуңгызлар, тавыклар тоталар, бакчаларында ни генә үстермиләр. Петр Филиппович өйләреннән ерак түгел генә үсеп утыручы кечкенә генә урманда (су тирәсендә үсеп киткән куакларны, агачларны шулай дип атыйлар алар) йөрергә ярата. Биредәге кондызларны күзәтергә ярата икән ул. “Шундый тырыш, уңган җәнлекләр инде менә, аннан соң чиста суда гына яшиләр алар, су пычранса, ташлап китәләр икән”, дип сөйли ул алар турында.

-Аллага шөкер, авыл җирендә дә менә итеп яшәп була хәзер, өйләребез җылы, утын ягасы юк, кибеткә барсаң, анда ни генә юк, элек еллар белән чагыштырырлык та түгел, ходай саулыктан гына аермасын. Балаларыбыз да бик игелеклеләр, атна саен кайтып, хәлебезне белешәләр, кирәк чакта ярдәм итеп торалар, рәхмәттән башка сүзебез юк аларга,-диләр Петр Филиппович һәм Галина Алексеевна.

Хөрмәтле ветеранны олы юбилее белән тзбрик итәргә ул көнне балалары җыелган иде, ветераннарның район советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин, Россия пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Мансур Хәйруллин, Звезда авыл җирлеге башлыгы Виктор Григорьев, Хорновар-Шигали авылы ветераннар советы җитәкчесе Владимир Петров, элек елларда бер үк вакытта Алешкин-Саплык авыл советы рәисе булып  эшләгән дусты Валерий Марков та килгән иде. Алар юбилярга район хакимиятеннән һәм ветераннар советыннан Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар,  гаилә бәхете, балалар игелеге, саулыклы озын гомер теләделәр.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев