Реклама
Шәхесләр
Хезмәт ветераны һәм авыл мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Шакмаев җылы котлаулар кабул итте
Бүген Яңа Чокалы авылында гомер итүче Рөстәм Шакмаевка 80 яшь тулды.
Ул бар гомерен үзенең туган авылындагы Бауман исемендәге колхозда эшләп үткәрде. 1962 елдан башлап шофер, аннан соң тагын да җаваплырак хезмәт –тракторчылар бригадасы җитәкчесе, инженер булып эшли. Ул елларда кырга чыгачак техниканың төзеклеге буенча район семинарлары шушы хуҗалыкта үтүе дә тикмәгә түгел. Аның ярты гасырдан артык хезмәт стажы бар. Хезмәт ветераны соңгы ун елда Яңа Чокалы мәчетендә имам вазыйфасын башкара. Читтән торып дини белем ала. Авыл халкы гына түгел, аны райондашлары да хөрмәт итәләр. Бүген дә аны гомер бәйрәме белән котларга район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, районның ветераннар советы вәкилләре Роберт Закиров һәм Мансур Хәйруллин килделәр. Юбилярга Котлау хатлары, истәлек бүләкләре тапшырдылар, нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, алга таба да игелекле вазыйфасында уңышлар теләделәр. Бүгенге чарада Чүпрәле районы мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдиновның Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин имзалаган Рәхмәт хатын тапшыру аерым вакыйга булгандыр. Рөстәм хәзрәт үзен хөрмәт итеп килүчеләргә зур рәхмәтләрен җиткерде һәм алдагы уй-ниятләре белән уртаклашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев