Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Кешене хезмәте зурлый

Мунчәли мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Насыйх Абдрахим улы Садыйков колхозда эшли башлый, тракторчы һөнәрен үзләштерә

Насыйх абый җир дә сукалый, башка кыр эшләрендә дә катнаша. Аның Матак һәм Мунчәли авыллары арасындагы юл полотносын берүзе диярлек, трактор белән терттереп күтәртүен авылдашлары бүген дә хөрмәт белән искә алалар. 

Насыйх абыйга язмыш ачысын да күрсәтә. Яшьли кавышкан хатыны авырудан үлеп киткәч, өч баласын кочаклап, ялгыз кала ул. Кайгыдан сыгылса да, яшәргә көч таба, балаларына берүк вакытта әти дә, әни дә була. Язмыш аны Шланга авылында үзе кебек үк тол калган Флера Абдулхак кызы белән очраштыра, аның да беренче никахыннан биш баласы була. Уртак гаилә корып җибәрәләр алар. Насыйх абыйның өч баласы янына Флера апаның да биш баласы сыя. Насыйх абый да, Флера апа да балаларны үз итәләр, яраталар, күңел җылыларын кызганмыйлар. Гаилә бик матур яшәп китә. Тагын да балалары — кызлары Гөлшат туа.

— Гомере буе хезмәттә булды ул. Ничек кенә арып-талып кайтса да, өйгә кайткач һәрберебезгә җылы сүз табып, хәлләребезне белешер иде. Бик матур яшәдек һәм яшибез, Аллаһыга шөкер. Балаларны да тигез күреп, бергәләшеп үстердек,-ди Флера апа.

Насыйх абыйның тырыш, намуслы хезмәте төрле елларда Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм бик күп бүләкләр белән бәяләнә.

Авылның җәмәгать тормышында да актив катнаша ул. Лаеклы ялга чыккач та җәмәгать эшләреннән читләшми, үзен тулысынча динебезгә багышлый. Мәхәллә картлары Насыйх абыйны авылның мулласы итеп тә сайлап куялар. Әлеге вазифаны да ул озак еллар, тел-теш тидермәслек итеп башкара. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, инде имам булмаса да, мәчеткә йөрүен дәвам итә, биш вакыт намазын калдырмый. 

Динне хөрмәт итеп, милли йолаларны үтәп яшиләр Насыйх ага гаиләсендә, корбаннар чалып, ашлар үткәрәләр. Үзенең олы юбилеен да ул өендә, гаиләсе, балалары белән бәйрәм итте. Юбилярны тәбрикләргә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измаилов, район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, Мунчәли авылы мәчете хәзерге имамы Рәис хәзрәт Измаилов, район ветераннар советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин, Матак авыл җирлеге башлыгы Владимир Шумилов килгән иделәр.

Алар хөрмәтле ветеранга район башлыгы Марат Гафаров, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветераннар советы, район мөхтәсибәте, авыл җирлеге исеменнән Котлау открыткалары, Рәхмәт Хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар, сәламәтлек, озын гомер, туганнары һәм якыннарының игътибарын һәм кайгыртуын тоеп яшәвен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев