Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Кече Чынлы авылында яшәүче Рокыя апа Латыповага 90 яшь тулды

90 яшендә дә тән сихәтлегенә куанып, тыныч һәм имин тормышка сөенеп яши тыл ветераны Рокия апа Латыпова.

Үзен 90 яшьлек юбилее белән котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлаловны һәм авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитовны үз туганнарыдай якын итеп, ачык йөз белән каршы алды.

Кече Чынлы авылында туган ул. Ачлыкны да, ялангачлыкны да күрергә туры килгән аңа. Сугыш чорында колхозда төрле эшләрдә эшли. Үзәгенә бигрәк тә үткәне урман кисү була.

-Сугышка алып киткән кебек, ат арбасына төяп Молотов урманнары кисәргә озаттылар безне. Анда урман эчендә 8 ай яшәдек. Әти, мәрхүм, чабатамның төбенә сыер тиресе тегеп җибәрде. Йөри-йөри чабатам  тузды, шул тире генә калган  иде. Туң бәрәңге эретеп ашый идек. Көненә 25 метр урман кисәргә норма куялар иде. Шуны үтәргә кирәк. Молотов урманыннан кайткач, Дәвеш урманы кисәргә җибәрделәр, янәсе без бу эштә “осталар”, урман кисүчеләр. И, күрмәгән калмады инде,-дип- искә ул яшьлек елларын.- 13 яшендә Ярамайдан ике пот бәрәңге алып кайтырга чыктык. Без әйләнгәнче инешкә ташу төште. Аякларда чабата, аякка су үтте. Шул бәрәңгене колхозга кайтарып тапшырдык. Ач булсак та, шунда капчыктан бер бәрәңге дә алып калмаган без. Аяклар чия канга төшеп каный иде, җир тормаларга чыга идек.Лотфулла әбзәй персидәтел иде. Яныма килеп туктады да бервакыт:  “И, бәхетсез балалар булдыгыз ла”, дип елаган иде. Әни аякларны юып, майлап  йокларга яткыра  иде. Шул вакытта аякларның әрнүе йөрәккә төшә иде. Хәзер 12 яшьлек балаларны күрәм дә, өсләренә карап, сокланып елыйм. Шөкер, күрәсебез булган икән безнең дә.  Нинди рәхәт тормышта яшибез бит хәзер.

Тормыш иптәше Бәдретдин белән тормыш корып, алар уңган-булган балалар үстерәләр. Рокыя апа әбисеннән намазлар укып, өйрәнеп үсә. Бүгенге көндә дә намазларын калдырмый ул. Кызлары, уллары, кияү-киленнәре дә итагатьле, динебез кушканча яшиләр.

Бәдретдин абыйның якты дөньяны ташлап киткәненә 25 еллап вакыт узган. Рокыя апа исә нигезен ташламыйча, ялгызы гомер кичерә. Янәшәдә генә кызлары, оныклары көн саен килеп, яллар җиткәч башкалары да кайтып җитәләр.

 Гомер буена тырыш һәм намуслы хезмәт юлы үткән ветеран һаман хәрәкәттә әле. Ипине дә үзе пешерә, йортын-җирен дә карап тора.

-Тынгысыз җан булгангадыр, кайчан карасаң да, гел хәрәкәттә әниебез. Аннан үзебез дә үрнәк алабыз,-диләр балалары әниләре турында.

Кунаклар тыл ветеранына РФ Президентының шәхси котлавын, район башлыгы Марат Гафаровтан  истәлекле бүләк тапшырганда:

-Шатлыкларга төренеп, муллыкта гомер кичерергә язсын, - дип  матур теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев