Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Кече Чынлы авылында яшәүче Гөлҗиһан Шәйдуллованы 90 яшьлеге белән котладылар

Медальләр, бүләкләр... тылдагы хезмәт өчен

Гөлҗиһан Шәйдуллова үзенең балачак һәм яшүсмер еллары гөрләп узган борынгы Болгар яклары турында горурланып сөйли. Тик менә ул чор буыны балаларының бәхетен генә каһәр суккан сугыш урлый. Фашист илбасарлары илгә бәреп кергәндә аңа нибары 11 яшь тулган була. Сугышның беренче елында ук әтисенең һәм аның белән бергә авыл ир – егетләренең ничек фронтка китүләрен бүгенгедәй хәтерли ул. Солдат хатларын алу алар гаиләсе өчен үзенчә бер бәйрәм була. “Авылда ир – егетләр азайгач колхоздагы бөтен авыр хезмәт хатын – кызлар һәм карт – корылар җилкәсенә төште. Без дә олыракларга ияреп барлык эштә катнаштык. 1942 елның җәендә әтиебезнең һәлак булуы турындагы хәбәрне бик авыр кичердек”,- дип күз яшьләрен сөртте Гөлҗиһан әби. Кече Чынлы авылы егете Җәүдәт Шәйдулловка тормышка чыккач та шушы авылда яшәп калалар. Балачактан мал – туар яраткан яшь хатын шунда ук колхоз фермасына юл тота. “Безнең әни гомере буе сыерлар яратты. Өйдә дә сыерсыз тормадык, 90 яшенә җитәргә ике ел калганда гына сыер асрамый башладылар”, дип сүзгә кушылды Казаннан әнисенең 90 яшьлек юбилеена кайткан олы кызлары Сиринә. Гөлҗиһан Шәйдуллова лаеклы ялга чыккач та, тагын биш ел фермада хезмәт куя, җиңүләр яулый, ярыш алдынгысы була. Нәкъ аның 90 яшьлек юбилее көнне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов Гөлҗиһан әбигә Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан медаль, Россия Президентының Рәхмәт хатын һәм Чүпрәле муниципаль районы башлыгы исеменнән истәлек бүләге тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев