Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Кече Чынлы авылында яшәүче Фәүзия әби Шәйдулловага 90 яшь тулды

“Башта әни булдым, аннары дәү әни, шулай ук карт әби дә мин”, — ди Кече Чынлы авылында яшәүче, 90 яшьлек юбилеен билгеләп узучы Фәүзия әбекәй Шәйдуллова.

Татар әбиләренә хас булган мөлаем йөзле,  эчкерсез Фәүзия апага күз салуга “Сөбханалла” дип куйдым. Бөек Ватан сугышының ачысын-төчесен күргән, бала вакыттан олылар белән колхоз эшенә тартылган, гомер буе туган авылында эшләгән әбекәйгә карап,шулай дими мөмкин дә түгел.

Гаиләдә алар өч бала туалар, ике бертуганы -  ир-балалар яшьли ук гүр иясе булалар. Әтиләрен 1941 елда сугышка алалар. Ике елдан аннан да үле хәбәре килә.

Нинди генә кыенлыклар күрсә дә, сынмаган-сыгылмаган Фщъзия апа. Бъген дә, хәтта ялгышып кына да зарлану сүзе ишетмисең анңардан.

— Авыр тормыштан зарланмыйм. Нишлисең, ил белән килгән авырлык булды бит ул. Аллага шөкер, тырыш булдык, эшләдек. Барына риза булдык, — ди Фәүзия әбекәй.

Җиде еллап хәрби хезмәт үтәп кайткан авылдашы, сугыш ветераны Шаһиҗанга тормышка чыга ул. Уңган-булган гаилә башлыгы үзе дә гомер буе колхоз эшендә була. Тырыш гаиләдә тәрбияләнгән балалары да авылда төпләнеп калганнар, әти-әниләренең хезмәт сукмагын дәвам итеп олуг дәрәҗәләргә ирешеп яшиләр. Улы Шәфикъ “Цильна” хуҗалыгында – баш инженер, икенче улы Рәфикъ – алдынгы комбайнчы. Аларның балалары, Фәүзия әбекәйнең оныклары да бүген туган туфракларын данлап яшиләр. Тагын бер кызы авылда төпләнеп калган юбилярның, ә бер кызы һәм улы шәһәрдә гомер итәләр. 

Ходай Тәгаләнең  кодрәте белән Фәүзия әбекәй бүгенге көндә үз аягында йөреп тора, намаз укый, зиһененә дә күзләр тимәсен. Сүз уңаеннан,тормыш иптәше Шаһиҗан абый да лаеклы ялдагы гомерен дин юлына багышлый, имам булып авылдашларына хезмәт күрсәтә, аның вафатына инде 5 еллап вакыт узган.

Гомер дигәнең аккан су кебек, үтеп тә киткән.  Бүгенге көндә улы Рәфикъ һәм 30 елга якын килене Миләүшә белән гомер кичерүче Фәүзия әбекәй тормышына шөкерана кылып, үзе үстергән “агачның” татлы җимешләрен татый. 11 оныкның һәм 6 оныкчыкның яраткан дәү әни, карт әбиләре дә ул. Авылдашлары арасында олы ихтирамга ия булган әбекәй дә әле ул.

Юбилее, 90 яше уңаеннан да әнә барлык балалары, якыннары мул табыннар әзерләп, бергә җыелганнар. Район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин Россия Президенты хаты белән белән юбилей бүләге тапшырды. Фәүзия әбекәйне олылап, “Цильна” җәмгыяте җитәкчесе Барис Гафуров, авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов та килделәр. Барис Гафуров үзенең изге теләкләрен җиткергәндә Фәүзия әбекәйгә уңган-булган  уллар үстергәне өчен олы рәхмәтләрен белдерде.

Алга таба да олыны-олы, кечене-кече итеп, тату, бердәм булып яшәгән Шәйдулловлар гаиләсенең киңәшчесе, олы терәге булып гомер итәргә насыйп итсен, сезгә Фәүзия әби!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев