Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Кече Чынлы авылында гомер кичерүче  Минсәрбәр Алиуллина:  “Әти яккан мунчаны керә алмады”

Кече Чынлы авылында гомер кичерүче  Минсәрбәр Хәсәнҗан кызы Алиуллина  әтисез үсә. Сугыш чоры баласы ул. Шушы көннәрдә 90 яшьлеген билгеләп үтте.

Бала гына булса да, әтисенең сугышка киткәнен бик яхшы хәтерли Минсәрбәр апа. “Әти агроном иде. Көзлеген кырдан игенне җыеп бетереп кайттылар гына, сугышка барырга дигән хәбәр китерделәр. Әни әтинең кырдан кайтышына мунча ягып куйган иде, шул мунчаны да керә алмыйча, сугышка китте”,-ди ул.

Шул китүеннән әтиләреннән берничә генә хат килә. Соңгысы Рязаньнан була аның, анда госпитальгә эләгә. Тиздән сугышка яңадан керәбез, хат язмыйча торыгыз, ди ул. Ә аннан, ике айдан соң, үлем хәбәре килә. Шулай итеп, гаиләдә дүрт бала әтисез, әниләре тол кала. Иң кечкенә энеләре әтиләре киткәндә тумаган була әле.

Минсәрбәр апа  бала вакытын искә алганда, өч-дүрт гаиләнең бергәләшеп кыш чыгуы турында сөйли. “Безнең өебез зуррак иде.  Әмма ягырга утын юк, шуңа берничә гаилә җыелышып кышны бергә үткәрә идек”,-ди  ул.

Авылның өлкән кешесе күп газаплар, әрнүләр күрә. Колхоз эшеннән кайтып керми, эшли. Колхоз котельныенда мич шартлап, шуның астында кала. Тәненең 60 проценты диярлек пешә, шулай да исән кала.  Инвалидлык бирергә телиләр шул чакта Минсәрбәр апага, риза булмый. Җәйлеген  чөгендер кырында эшләвен, кышын фермада сарыклар каравын дәвам итә.

Бер кыз бала тәрбияләп үстерә. Төп нигезендә, матур, пөхтә итеп җыелган авыл өендә бүген инде ялгызы гына яши. Ике оныгы, оныкчыгының барлыгына куана, алар һәрдаим кайтып, ярдәм итеп торалар. Авылда бертуган энесе дә бар. Ә көндәлектә исә, яныннан уң кулы, социаль хезмәткәр Эльмира Вәлиуллина китми дә диярлек.

Гомер бәйрәме уңаеннан котларга килгән кунакларга, балалар, оныклар кайтышына иртән торып, бергәләшеп зур бәлеш әзерләгән иделәр. Минсәрбәр апа 90 яшьтә булуына карамастан, уңганлыгы, булганлыгы белән шаккатыра әле. Сәламәтлеге дә, хәтере дә яхшы. 

Юбилярны күркәм бәйрәм белән Чүпрәле районы Советы аппараты җитәкчесе Айрат Хәсәнов һәм авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов котладылар. РФ Президенты исеменнән котлау хаты һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар, сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев