Кече Чынлы авылында яшәүче Ркыя Латыйпова 95 яшен билгеләде
Унынчы дистәне ваклап
Юбиляр 4 сыйныф кына укуы турында сөйли. 12 яшеннән эшли башлый ул.
Сугыш елларында авылдагы яшь кызларны урман кисәргә озатулары турында да искә алды Ркыя апа.
— 80 км. юлны җәяүләп үтә идек. Аяк киеме — чабата. Ташлы юлдан атлый-атлый чабаталар туза, аяклар өши. Миңа әти үлгән сыер тиресен кисеп, чабата төбенә ямап биргән иде, минем чабата ныграк булды,-ди хөрмәтле ветеран.
Ә сугыштан соң ул туган авылында, колхозда хезмәт куя: шикәр чөгендере игә, төрле эшләр башкара. Ркыя Миңнебай кызы күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән.
Тормыш иптәше белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә 9 оныгы һәм 13 оныкчыгы бар.
Ркыя апа мөселман динен хөрмәт итеп, биш вакыт намазын укып яши, илгә-көнгә изге теләкләрен юллый.
Балалары әниләре өчен өйдә бөтен уңайлыкларны тудырганнар. Заманча әби телевизор карый, ил яңалыкларыннан хәбәрдар.
— Бөек Ватан сугышы елларын кичердем, улым Әфган сугышында катнашты. Менә бүген дә дөньялар тыныч түгел. Җир йөзендә сугышлар тукталсын иде, — дип теләк тели Ак әби, язмышына һәм балаларына рәхмәтләр укып.
Хөрмәтле ветеранны олы юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Кече Чынлы авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов, балалары, оныклары, туганнары һәм якыннары, үзе эшләгән хуҗалык җитәкчелеге котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев