Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында яшәүче Нурлебану Зартдин кызы Хәйбуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләде
Уңган, өлгер Нурлебану апа
Хөрмәтле ветеранның балачагы сугыш елларына туры килә. Кечкенәдән үк ул өйдә, хуҗалыкта, шулай ук, колхоз кырында, фермада өлкәннәргә ярдәм итәргә мәҗбүр була. Үзе сөйләвенчә, колхозда ул сигез яшеннән үк эшли башлый. Нурлебану апаның Рахилә апасы трактор йөртә, ә әнисе иртәннән алып төнгә кадәр кырда хезмәт куя. Нурлебану исә башлап аларга ризык әзерләп китерсә, соңрак үзе дә печән җыюда катнаша башлый.
Гомере буе ул туган авылында яши һәм эшли, шикәр чөгендере үстерә. Сөт җыючы булып та эшли әле ул. Пенсиягә чыккач исә мәктәптә төнге каравылчылыкка алына. Нурлебану ханым — хезмәт ветераны, «Ана даны» медале белән бүләкләнгән.
Авылдашы Мөбарәкҗан абый белән тормыш коралар алар. Биш балалары туа. Кызганычка каршы, бүгенге көндә аларның ике кызлары вафат инде.
Мөбарәкҗан абый бу дөнья белән хушлашкан инде. Бүген Нурлебану апа ялгызы гына яши. Балалары әниләрен ташламый, аңа һәрнәрсәдә ярдәм итәргә тырышалар, сәламәтлеге турында белешеп торалар. Нурлебану апаның хәтере бик яхшы, ул барысын да, вак-төяккә кадәр, хәтерли. Заманадан да калышмый — автомат кер юу машинасыннан да файдалана, телефонында интернеты да бар, безнең газетабызны да шуннан укып, карап барам, ди.
Юбилярны туган көнендә район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Кече Чынлы авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов котладылар. Алар Нурлебану апага нык сәламәтлек, туганнары һәм якыннарының игътибар һәм кайгыртуын тоеп яшәвен теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев