Кече Чынлы авылында гомер кичерүче Сания апа Шакирова 95ен билгеләде
Сания апалар нәселләре белән озынгомерлеләр.
Кече Чынлы авылында гомер кичерүче Сания апа Шакирова туган көненә килүчеләрне: «Менә бит 90 яшемне әле яңа билгеләгән идек, 95емне дә күрергә насыйп булган», дип каршылады.
Сания апалар нәселләре белән озынгомерлеләр. Әнисе һәм әтисе дә, аларның бертуганнары да туксанның өске ягына җитеп бакыйлыкка күченгәннәр.
Авыл өлкәненең дә бер гасырлык («нужам белән йөзне уздым инде», ди ул) бәйрәме бик күркәм табын артларында, якыннары, аны котларга килгән җитәкчеләр белән билгеләп узылды.
Юбилее белән аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм авыл җирлеге вәкилләре котлады. Россия Президенты да Сания апага котлау юллаган, олы теләкләр теләгән.
Яшь ханымнарга хас җитезлек белән атлаган Сания апа бүгенге яшьләргә тырыш хезмәт иясе, олы йөрәкле ана үрнәге булып тора. Узган гомер-хезмәтендәге тырышлыклары, авылның мактанычы булырлык балалары, оныклары, кияү-киленнәре, туганнары белән хөрмәтле ул.
Сания апа Кече Чынлы авылында туып-үскән. Авыл өлкәненң язмышына илебез тарихында булган шанлы вакыйгалар үз эзен салган. Сугыш елларында үгез җигеп җир сөрәләр, җилкәгә асып иген ташыйлар, колхоздагы барлык эшләрне башкаралар алар. Карт булса да, гаиләнең төп таянычы булган әтиләре Нурулланы Суслонгер лагерына алып китәләр. Каты авырый башлагач кына, туган якларына кайтарып җибәрәләр.
«Әти-әнием дә бик тырыш, хезмәт белән көн күрә торган кешеләр иде. Аллаһыга шөкер, ач-ялангач булмадык, мал-туар асрадык. 10 яшеннән эшкә тотындым, укый алмадым. Әни: «Син китсәң, ач үләрбез», дип әйтә иде. Шуңа укый да алмадым,- дип искә ала ул элеккеге елларны.
Сугыштан соң, илгә җиңү алып кайткан Адиҗан белән гаилә корып җибәрәләр. Икесе дә гомер буе колхозда тир түгәләр, халык хуҗалыгын торгызуга үзләреннән зур өлеш кертәләр.
Адиҗан абый бригадир, хуҗалык мөдире, хисапчы булып та эшли. Сания апа исә елның-елында 5-6 гектарда чөгендер басуын эшкәртә, шуның өстенә яшелчә: суган, кишер, кәбестә плантацияләрендә хезмәт куя.
— Балачакта иң үзәккә үткәне әнинең кәбестә, яшелчә, чөгендер кырларында эшләве булгандыр, чөнки без—төп ярдәмчеләр аннан бер көн калмаган,-ди Сания апаның кызы.
Хезмәттә тәрбияләнеп үскән балалар да үрнәк тормыш итәләр. Улы, алдынгы механизатор- комбайнер Ингел төп нигездә кала. Килене, алдынгы сыер савучы Зөлфия белән аңлашып гомер итә Сания апа.
Бүгенге көндә алар икәү генә яшиләр дә инде. Сания апа өч баласын, ирен җирләгән, тормыш итү барышында йортлары да янып китеп, урамда бернәрсәсез калу кайгысын да күргән хатын-кыз ул.
Сүз уңаеннан, Сания апаның кияве Татарстанның халык артисты, оста гармунчы Кирам Сатиев икәнен дә әйтеп үтик. Кайнанасының гомер бәйрәменә ул да кайткан иде. Ачык йөзле, киң күңелле булуын билгеләп, 100дән соң да озак еллар яшәвен теләде кайнанасына.
Сания апа — 11 онык, 23 оныкчык, ике оныкчыкның әбисе. Шундый бай дәвамчыларына бик куана ул. Килене белән дә бер кашыктан, бер сүздән булуын сөйләде, рәхмәтләрен укыды,
кунакларга да шатланды. Һәркемгә шундый олы хөрмәтне шушы яшьләргә җитеп тә күрүләрне теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев