Кече Чынлы авылында гомер кичерүче Наҗия Хәбибулла кызы Хөсәенова 90 яшьлеген билгеләде
Юбилярлар
Кече Чынлы авылында гомер кичерүче һәм шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтүче Наҗия Хәбибулла кызы Хөсәенованың 12 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар.
Наҗия Хәбибулла кызының бөтен тормышы Кече Чынлы авылы белән тыгыз бәйләнгән. Ул 4 сыйныфны гына тәмамлаган, бүтән укый алмаган. Әтиләрен фронтка алганнар, ул һәлак булган, Белоруссиядә җирләнгән. Наҗия балачагыннан ук кырда эшли башлый, өлкәннәргә башак җыярга булыша. Үзенә тапшырылган барлык эшләрне дә ул намус белән башкарган.
Иршат Хәсән улы белән тормыш корганнар, тигез-тату, 65 ел бергә гомер кичергәннәр. Биш балаларына да югары белем алырга һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иткәннәр.
Наҗия апа гомер буе колхозда төрле эшләрдә, нигездә, чөгендер үстерүдә катнашкан.
Әни кеше ике улын җирләү кайгысын да кичергән: улларының берсенә — 37 яшь, ә икенчесенә 46 яшь булганда бакыйлыкка күченгәннәр. 2022 елда тормыш иптәше дә вафат булган. Хәзерге вакытта аның өч кызы төрле шәһәрләрдә яшиләр.
Наҗия апа ялгыз калган. Аны социаль хезмәткәр Альбина карый. Балалары, оныклары еш кайталар, әлбәттә. Чакырсалар да кызлары янына яшәргә күченәсе килми авыл өлкәненең. Яшь чагындагы кебек бәрәңге, кыяр, помидорын үстерә әле ул. Быел яшь тавыклар да сатып алган әнә. «Үз өемдә әйбәт шул», — ди Наҗия апа.
Күп нәрсәләр уздырган куллары белән басып, ипигә кадәр дә пешерә әле ул һаман.
-Ул ипинең хуш исе, тәме балачагыбызга алып кайта, -диләр кызлары.
Бу көннәрдә аеруча күңеле булган ветеранның.
— Барис Аппау улы исеменнән бик күп бүләкләр китерделәр. Ярма, шикәр комы, он, чәй, тәм-томнар... Игътибарларыннан күңелем тулды,-ди Наҗия Хәбибулла кызы.
Юбилее белән котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Кече Чынлы авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов та килделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев