Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Кече Чынлы авылында гомер итүче Шәфика Сәнатулла кызы Җәмдихановага 90 яшь тулды

Шәфика Сәнатулла кызы Җәмдиханова ятим бала булып үскән.

Кече Чынлы авылында гомер итүче хезмәт ветераны, авылның хөрмәтле өлкәне Шәфика Сәнатулла кызы Җәмдихановага 90 яшь тулды. 

Әлеге яшькә җитеүен ул олы бүләк дип саный.

—Җиңел узмады безнең тормыш. Балачакның матур мизгелләре булмады да диярлек, яшүсмер чорда көн, димәдек, төн димәдек хезмәт куйдык. Аннан соң да планнар үтәп, лаеклы ялга чыкканчы шактый көч куеп эшләп яшәргә туры килде. Күргән авырлыклар, сынауларның бүләгедер инде, шушы яшькә җитүләр. Бүгенгебез бик рәхәт: өйләргә газ, су кергән, кул эше дә юк диярлек, ризыкка да, киемгә дә кытлык юк. Аллаһыга шөкер,-ди авыл өлкәне.

Әтисе Санатулла Бөек Ватан сугышына беренче көннәреннән үк китә. Анда һәлак була. Дүрт баласы белән ялгыз калган әниләре сынатмый-аларның һәркайсын тормыш юлына бастыра. 

Шәфика апа авылдашына кияүгә чыга, гаиләдә дүрт ул һәм бер кыз туа. Колхозда намуслы хезмәт куйган ата-ана үрнәгендә үскән балалар авылда төпләнеп калалар: шофер, тракторчы булып эшлиләр. Бүгенге көндә төпчеге ананың таянычы һәм киңәшчесе.

— Хөрмәтле Шәфика Санатулловна, сезне олы бәйрәмегез белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, балаларыгызның һәм оныкларыгызның кайгыртучанлыгын, бәхетле картлыкта яшәвегезне телибез, — дип котладылар аны бу матур көнне район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов.

Бәйрәмне тагын да түгәрәкләндереп, кадерле әниләре янына барлык балалары һәм оныклары җыелды. Мул табыннар артында үткән еллар хакында сөйләшенде, Шәфика апа адресына иң җылы сүзләр яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев