Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Изге юлда

Язмышлар

Зур Чынлы авылы имам-хатыйбы Барис Хәйрулла улы Таһиров дин юлына кинәттән килмәгән. Әлеге вазифаны башкару аның язмышында ук хәл ителгән.

Гомере буе җаваплы хезмәтләрдә булган ул. Туган авылындагы мәктәпне тәмамлап, башлап тракторчы һөнәрен үзләштерә. Хәер, элек елларда урта мәктәптән соң ир-егетләрнең күпчелеге шунда юл тоткан. Аннан армия хезмәте. Алган һөнәре дә ярап куя – хәрби инструктор, командир ярдәмчесе вазифаларына кадәр күтәрелә ул.

Тырышлыгы, үҗәтлеге аны Ульяновск авыл хуҗалыгы институтына алып килә. Биредә белем алганнан соң, юллама белән Түбән Кама шәһәренә “Татэнергострой” оешмасына җибәрелә.

1998, 2000нче елларда авылдагы төп нигездә әти-әнисе бер-бер артлы бакыйлыкка күченә. Таһировлар гаиләсендә алты бала төрлесе төрле җиргә китеп төпләнгән. Барис Хәйрулла улының да Түбән  Кама шәһәрендә үз тормышы дигәндәй: тормыш иптәше Флёра ханым белән өч бала үстерәләр. Шулай да туганнар җыелышып сөйләшкәч, ул барысын да ташлап, төп нигезгә – авылга кайта.

–Әти-әни бик әйбәт, ярдәмчел кешеләр иде, һәрвакыт изгелек кылып, дин юлында булып гомер кичерделәр. Мәрхүм әти гомере буе умарталар тотты. Балдан авыл халкына да өлеш чыгармый калмый иде. Авылда мәчет төзегәндә дә сыер чалып, шуның акчасын төзелешкә бирде. Кол Шәриф мәчетен төзүдә ярдәм итүчеләр исемлегендә дә әти-әнинең исемнәре бар. Без, балаларын да, әхлак кагыйдәләренә күндереп, ярдәмчел булырга  яшьтән үк өйрәттеләр, -ди  Барис ага.

Реклама

Барис Таһиров та дини гыйлемне тирәнтен үзләштерүне үзенә максат итеп куя. Казанның югары, 1000 еллык исемендәге мәдрәсәсен тәмамлый. 2017 елда тормыш иптәше белән хаҗ сәфәрен үтәү бәхетенә ирешәләр.  Бүгенге көндә дә ул дини гыйлемен камилләштерә, үзлегеннән дә  күп укый. Аның балалары да, оныклары да намазда.

– Дини белемне тирәнрәк туплаган саен күңелдә күбрәк сораулар туа. Бу  «Дини гыйлемне үзләштерер өчен бер гомер генә җитми», дигәнгә ачык бер мисал, - ди хәзрәт үзе.

Хәзрәтнең авыл зиратларын, мәчетне тәртиптә тотуда да роле зур. Язын-көзен мәңгелек йортта аның җитәкчелегендә өмәләр уза, аларда авыл халкы, яшьләр  катнаша. Дини бәйрәмнәрне оештыру да матур гадәткә кергән. Менә шулай мәхәлләнең дини һәм иҗтимагый тормышында кайнап 75 яшенә килеп җиткәнен тоймаган да дин кардәшебез.

Ә күңелдә әле өметләр дә, уйлар да бихисап. Халык күпләп мәчетләргә килсен, яшь буын намаз укуның ләззәтен тойсын өчен башкарыласы эшләр дә байтак. Шуларны тормышка ашырмакчы булып, динебезнең изге дин, яхшылык дине булуын һәркемнең акылына сеңдерергә тырышып яши хәзрәт. Изге юлында уңышлар телик аңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X