Иске Задур авылында яшәүче Тәслимә Равил кызы Җамалетдинова кул эшләре остасы
Бәйләвечендә — күңел җылысы
Безнең як халкы кул эшләренә бик оста. Балачагыбызны хәтерләсәк, ак яулыкларын җәеп бәйләгән әби-апа, әниләребезнең кич утырып оекбаш, бияләйләр бәйләгәннәре күз алдына килә. Тәслимә Җамалетдинова исә аларны күзәтеп кенә калмаган. Үзе бу турыда менә нәрсәләр сөйләде:
—Безнең якларда йон эрләү җайланмасына «кензәлә» диләр. Әтинең әнисе-әби шул җайланмага тотындырмый, йонымны бозасың, дия иде. Ул чыгып киткән арада орчык белән йон тартырга өлгерә идем. Әби керә дә: «тагын тотынган орчыгыма», дип орышынып, сукранып йөри. Әни, киресенчә, ничек бәйләргә икәнлеген күрсәтте. Мин һәрбер рәтне бәйләгән саен дәфтәргә язып бара идем. Шулай өйрәндем,-ди.
Тәслимә Равил кызы мәктәпне тәмамлагач, педагогия көллиятенә укырга китә. Аннан югары белемне Казан дәүләт педагогия институында ала. Хезмәт юлын мәгарифтә башлап җибәрсә дә, соңрак язмыш аны мәдәният өлкәсенә китерә. Бүгенге көндә ул Иске Задур авылы мәдәният йортында мөдир вазифасын башкара.
Уку елларында да, хезмәт итү дәверендә дә Тәслимә ханым яраткан шөгылен ташламый.
— Хәзер рәхәт- бар нәрсәне интернеттан карыйсың, өйрәнәсең. Элек махсус журналлар яздыра идем, акча да әлләни җитәрлек түгел, әмма шул журналларга акча кызганмый идем,-дип сөйли ул. — Җепләрне интернеттан гына заказ бирәсе, күңел теләгәннең барысы да бар,- ди.
Ә элек елларда Тәслимәнең әти-әнисе күпләп сарык асраганнар. -Ул сарыкларның йонын «кырка» идек, Әниләр аны Ульян ягына: Тимерчәнгә, я булмаса Алгашка барып, төттереп кайталар. Аның бер өлешен киез итек бастырырга, икенче өлешен оекбаш бәйләргә аерып куялар иде, -дип хатирәләрен яңартты Тәслимә.
Бу һөнәрне үзе өчен бер хобби, дип кенә күрмәгән ханым. Мәдәният йорты каршында бәйләү түгәрәге оештырган. Түгәрәк атнасына ике мәртәбә эшли. Хатын-кызлар җыелышып, кич утыра-утыра, бәйлиләр, җырлап та алалар икән.
Бәйләгән эшләнмәләрен төрле күргзәмәләрдә, мәдәни чараларда тәкъдим итәләр, -Сораучыларга да бәйләп бирәбез, ди Тәслимә.
Шәлләр, кофталар, урындык япмаларына кадәр бәйлиләр оста куллы задурлылар.
—Бәйләргә бик яратам. Минемчә, бәйләгән әйберләр беркайчан да модадан чыкмаячак. Киресенчә, зәвыклы кул эшләнмәләрен һәркем ярата, аңа сорау да күп. Ә бәйләү күңелне дә тынычландыра, начар уйлардан арындыра. Эшеңнең нәтиҗәсе күренгәч, шатланасың,-ди Тәслимә ханым.
Дәвам итеп
Бәйләм — иң борынгы кул эше шөгыле. Килеп чыгышы тарихның башлангычына барып тоташа. Аны 2000 ел элек барлыкка килгән дип исәплиләр. Бәйләмне ир-атлар уйлап тапканнар. Иң оста бәйләүчеләр — гарәпләр булган. Ә XII гасырда испаннар һәм итальяннар өйрәнгәннәр. XIII гасырда французлар, шотланлылар, англичаннар дәвам иткән. Ул вакытта бәйләнгән кием аз булган. Аны аристократлар гына кия алган. Бу елларда оек, оекбаш, бияләй, перчаткалар гына булса, соңрак XIV-XV гасырда башлыклар, шарфлар да бәйли башлаганнар. Европага ул —XVI гасырда килеп керә. Күп еллар ир- ат бу хезмәтне хатын-кызга ышанып тапшырмаган. Еллар үтү белән хатын-кыз да бу эшнең остасына әйләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев