Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Уби авылында яшәүче Елена апа Черновага 95 яшь тулды

Иске Уби авылында яшәүче Елена апа Чернова өенә килгән кунакларны көлә-көлә каршы алды.

“90 яшемә килгән идегез, менә 95не күрергә насыйп булды, моннан соң 100не көтәчәкмен инде, сезне күрер өчен”, дип шаяртты ул. Шаярту булмасын, фәрештәләрнең “Амин” дигән чагына туры килсен, диясе килә.

 

1924 елда туган Елена апага сугыш башланганда 17 яшь була инде. Һәм ул сугышның бөтен ачысын аермачык хәтерли. “Үткәннәр – безнеке инде ул, без атладык безгә язылган язмыш юлыннан”, ди ул. Ә үзен гел авырлыклар гына сагалап торган шикелле. 1946 елда кавышкан тормыш иптәше Михаил янып-яшьнәп эшләп йөргәндә һәм иң аянычлысы кечкенә кызлары Галяга нибары 9 яшь булганда, кинәттән үлеп китә. Бөтен дөньясын караңгылык каплап ала Елена апаның. Бердәнбер сорау бөтерелә башында- “Ничек бу алты баланы кеше итәргә?” Елена апаның үзенә гомернең төрле елларында башлангыч сыйныфлар укытучысы, авылларда хат ташучы булып та эшләргә туры килә. Эштән курыкмый ул, анысы. Ихатиа тутырып мал-туар да асрыйлар. Ятим калган балаларны гына менә ничек укытасы да, тормышларны җайлыйсы...

Әнисенең өзгәләнгәнен күреп Ульян өлкәсендә югары белем алып йөргән улы Анатолий, беренче курс студенты, ярдәмгә килә – 20 яшендә генә булуына карамастан, әнисен киленле итә ул. Шулай итеп гаиләгә тагын бер кеше Нина да өстәлә. Анатолий үзе укуын дәвам итә, килен кайнана янында яшәп кала, авылда шәфкать туташы булып эшли. Төп нигездә оныклар пәйда була башлый, яңа мәшәкатьләр арта. Еллар үтә-үтә Михаилын югалту ачысы бетмәсә дә, элеккечә үк йөрәкне яндырып тормый башлый. 

Реклама

“Һәм менә 49 ел әни белән башка-баш яшибез, - ди килене Нина. – инде үзем 70не тутырдым, шулай да килен әле мин. Язмышыма рәхмәттән башка сүзем дә юк – мине шундый бай рухлы, акыллы нәселгә китерде бит ул”.

Әйе, дөресен сөйли Нина апа, Черновларны. Нәселе бик бай һәм укымышлы. “Ничек кеше итәрмен?” дип кайгырса да Елена апа, тырыша торгач 6 баланың 3чесен югары белемле, 3чесен махсус урта белемле иткән ул. Олы кызы физик-математик булып, әтисе эшен дәвам иттергән, 2ченче буын булган оныклар арасында да укытучылыкны һөнәр итүчеләр бар. Оныклар дигәннән 18 оныгы бар, оныкларның да балалары 34әүләп булган инде Елена апаның. Черновлар турында тагын спорт сөючән гаилә, дип әйтәләр. Авылда, районда үткәрелгән төрле спорт ярышларында актив катнашалар, Ульяннан кадәр кайтып ярышалар икән, хәтта.

Юбилей көнендә Россия Президенты В.В. Путинның котлавын Елена апага район башлыгы Марат Гафаров җиткерде, истәлек бүләге тапшырды. Ә авыл җирлеге башлыгы Алексей Ярухин бу гаилә белән горурлануын белдерде. Кунаклар юбиляр ханымга исәнлек, бәхет теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X