Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Шәйморза авылында яшәүче Солтания Әхтәмованы юбилее белән котладылар

Юбилярның 14 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар.  

Бүген Иске Шәйморза авылында яшәүче Солтания Адиҗан кызы Әхтәмова үзенең  90 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Әлеге күркәм дата белән аны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Бикчуров котлады. Россия Президенты исеменнән Котлау хаты һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды. Бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләрен юллады.

Солтания Әдиҗан кызы Иске Шәйморза авылында туа һәм үсә. Колхозда эшли. 1954 елда авылдашы Әнвәр Зәкиҗан улына кияүгә чыга. Ул колхозда электрчы булып эшли.

Тату, бәхетле гаиләдә биш бала туа. Кызганыч, юбилярга бер улын югалтуны кичерергә туры килә.

Бүген Солтания апа үзенең төпчек улы Илсур белән яши. Аның 14 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев