Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Шәйморза авылында  гомер кичерүче  Сания Лотфулла кызы  Хәсановага 95 яшь тулды

Кунаклар Россия  Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлавын һәм район башлыгы Марат Гафаровның бүләген тапшырып, Сания апага исәнлек, бәрәкәтле гомер теләделәр. Сугыш елларындагы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

“Менә бит, 90 яшьлегем белән котларга килгәндә, тагын 5 е

Кунаклар Россия  Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлавын һәм район башлыгы Марат Гафаровның бүләген тапшырып, Сания апага исәнлек, бәрәкәтле гомер теләделәр. Сугыш елларындагы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Сания апаның әтисе сугышка киткән җиреннән әйләнеп кайтмый. Гаиләдә алар тугыз бала булалар. Тик алты ир туганының да гомере өзелә,  бары тик өч кыз гына исән калалар. Сугыш елларында  көн-төн  колхоз кырында хезмәт куялар

Реклама

лдан соң, очрашырбыз дип кем уйлаган. Ходай биргән гомер булса, очрашулар да насыйп шул”,-дип каршы алды ул бәйрәме белән котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлаловны һәм авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуровны. ,  окоп казырга йөриләр.

Тормышка Сания апа, фронтовик-инвалид авылдашына чыга. Ул сугыштан бер аяклы  булып кайта, бик иртә вафат була. Сания апа балаларын беръялгызы аякка бастыра. Бүгенге көндә улы Иршаты белән төп нигездә яши. Иршатының  да тормыш иптәше берничә ел элек авырудан бакыйлыкка күченә.

Авырлыкларны, сынауларны  күп күрсә дә Сания апа зарланмый. Ходай биргән гомерләрне исәнлектә үтәргә язсын дип теләкләрен тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X