Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Шәйморза авылында гомер итүче Майбәдәр Алим кызы Гайнуллинаны юбилее белән котладылар

Юбилярның хезмәт ветераны бүләкләре, II дәрәҗә Ана медале бар.

Иске Шәйморза авылында гомер итүче Майбәдәр Алим кызы Гайнуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне әниләрен, әбиләрен һәм дәү әниләрен котларга барлык балалары, оныклары Һәм оныкчыклары да кайткан иде.

Майбәдәр әби Чувашия Республикасының Комсомол районы Тукай авылында туа. Гомер буе шунда яши, хезмәт куя, тормышка чыга ул. Тормыш иптәше Гасият белән сигез бала тәрбияләп үстерәләр алар.  Кызганычка каршы, Мәйбәдәр апага ике баласын җирләү хәсрәтен, тормыш иптәшенең дә вафатын кичерергә туры килгән.

Алты еллап инде ул хәзер Иске Шәйморза авылында кызы Гөлфия янында яши. Чувашия Республикасында туып - үскән кызлары Гөлфия һәм Гөлҗиһан апа элек елларда яхшы тормыш, акча эзләп, Чүпрәленең алдынгы Иске Шәйморза авылындагы хуҗалыгына сыер савучы булып эшкә киләләр. Шуннан язмыш аларны биредә булачак тормыш иптәшләре белән кавыштыра, гомерләре дә шунда уза. Майбәдәр апаның башка балалары да туган ояларыннан кайсы, кая чыгып китеп урнашкан, Чувашиядә, Чиләбедә, Болгар районында көн итәләр.Бүгенге көндә юбиляр әбинең нәселе дә шактый ишле: 22 оныгы һәм 22 оныкчыгы бар.

Реклама

“Адәм баласын язмыш йөртә, диләр. Менә Чүпрәлегә әни янына кайтып йөрибез. Туганыбыз Гөлфиягә олы рәхмәт, туган йортыбызга кайткан кебек. Каршы ала, озатып кала, әнине тәрбияли”,-дип рәхмәт белдерәләр.

Майбәдәр әбинең үз туганнары да тугызау була, барысы да сугыш елларында, аннан соң, төрле авырулардан вафат булалар. “Аларның гомерләрен Ходай миңа биргән күрәсең”, ди Майбәдәр әби үзенең 90 яшенә Ходайга рәхмәт белдереп.  Кызганыч, тик соңгы елларда юбилярның сәламәтлеге дә актив яшәү рәвеше алып барырга мөмкинлек бирми. Әмма ул шулай да,  шат күңелле булырга тырыша.

Юбилярны туган көне белән район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илһамия Мөхитова котлады. РФ Президенты исеменнән котлау открыткасы, район башлыгы исеменнән бүләкләр, чәчәкләр тапшырылды, иң изге теләкләр җиткерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев