Иске Шәйморза авылында яшәүче Тимерша Гиззатуллин 90 яшен бәйрәм итте
“Узды китте яшь гомер”
Тимерша аганың бөтен гомере туган авылында, хезмәттә үткән.
Ветеранны юбилее белән котларга инфраструктура үсеше буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Багаутдинов һәм Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мухитова килде. Чүпрәле районы башлыгы исеменнән Радик Багаутдинов ветеранга сәламәтлек теләде, аңа рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды. Илһамия Мухитова авылдашына яхшы кәеф, якыннарының аны кайгыртуын тоюны теләде.
Тимерша ага Гиззатуллин авылда туып үскән. Әтисен сугышка алалар. Шуңа күрә, Тимершага иртә җитлегергә һәм 9 яшендә инде, күрше малайлар белән бергә, колхозда эшләргә туры килә. Соңрак ул легендар XXII партсъезд исемендәге колхоз эшчесе була. Тимершааганы авылдашлары эш сөючән, яшьләр өчен үрнәк һәм остаз буларак хәтерли.
Ул булачак тормыш иптәшен Мөнирә Зиннәтулла кызы белән дә колхоз кырларында таныша. Бу турыда үзе: "Бер күрдем һәм шундук гашыйк булдым,”, ди. Ул көннәрдән соң инде 65 ел үткән, шул вакыт эчендә алар 5 искиткеч бала үстергәннәр, җиде оныгы һәм дүрт оныкчыкларының уңышларына сөенәләр бүген.
- Бу гомер эчендә төрле мизгелләр булды: кыенлыклар да, шатлыклар да. Без аларны бергә җиңдек. Көне-төне эшләдек. Тимерша кайвакыт төннәрен дә эшкә кала иде - аңа бик җаваплы эш ышанып тапшырылды - ул атлар карады. Безнең тормыш буш булмады- балалар үсте, өйләр җиткезелде, - ди Мөнирә ханым.
Тимерша аганың күңеленә үткәннәрне искә төшергәндә сагыш та шатлык та килә икән.
- Узып китте яшь гомер, ди ул. -Авыр иде, ләкин яшь, сәламәт идек. Тормышымнан канәгатьмен – язмышта язылганны лаеклы итеп уздык һәм узып барабыз, -ди хөрмәтле ветеран.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев