Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Ишле авылында гомер кичерүче Сатирә апа Мердеевага 90 яшь

Иске Ишле авылында гомер кичерүче Сатирә апа Мердеева олы гомер юлы кичкән өлкәннәребезнең берсе.

—Эшләдек, бик күп эшләдек. Фермада да, колхоз кырында да... Яшь вакытта вербовать ителеп Казанга, Воронежга бардык. Кыш көне багана төпләре казыдык, суүткәргечләр төзедек. Ул еллар — үзе бер тарих.

Барып төштек, баракта урын бирделәр, йокларга җир юк, ашарга юк. Монтажникларга ипи бирәләр, шулар арасына кереп, әрсезләнеп, ипи алып чыгам. Чая идем, шулай булмаса ачтан үләсең, — дип искә ала үсмер чорын ветеран.

Сатирә апа гаиләдә унынчы бала булып туа. 12 яшеннән хезмәт юлын башлый. Тормыш иптәше Әгъзам да колхозда комбайнда эшли. Лаеклы ялга чыккач та берничә ел йөри әле Сатирә апа фермага.

—Элек жатка, дия иделәр. Ул ура, аның артыннан хатын-кызлар көлтәгә җыеп бара, без балалар тырма белән тарыйбыз. Бер башакны да җирдә калдырырга ярамый, бригадир орыша. Кырда кунып эшлибез. Шундый чаклар бар иде — 41 көн иген суктык, бер дә онытмыйм, — ди ветеран.

Тырышлыгы, уңганлыгы, булдыклылыгы бәрабәренә Сатирә апа «Мактаулы колхозчы» исеменә лаек була, дәүләтнең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Өч бала үстерәләр Мердеевлар. Бер кызлары һәм уллары шәһәрдә яши. Төп йортта исә Мараты һәм килене тәрбиясендә гомер кичерә ул. Яше 90да булса да, күңеле һаман унҗидедә! Әле дә булса җитез Сатирә апа йорт эшләрен барлап йөри, өйдә хәлдән килгән кадәр ярдәм итә.

—Бер сүздән яшибез, мин аңа бик рәхмәтле, -ди килене дә.

Олы юбилее белән Сатирә апаны котларга район башлыгы Марат Гафаров килде. Район, ил үсешенә керткән өлеше өчен олы рәхмәт сүзләрен әйтте, җылы теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев